Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Таһир Шәмсуаровның "Ак Барс" уенын караганнан соң туган фикере

Республикабызның "Ак Барс" хоккей уенчылары чираттагы уенда, хәлиткеч плей-офф алдыннан "Сибирь" командасына оттыргыч, минем генә түгел, Мөэмин-Каратай, район, республика, Рәсәй күләмендәге меңнәрчә җанатарларның кәефе кырылгандыр. Заманында Континенталь хоккей лигасында ике тапкыр җиңү яулаган "Ак Барс"ка җиңелү оят! Сүлпән уен, күзләрдә көрәш дәрте күренмәү, алка белән төгәл хәрәкәт итмәү, көтелмәгән оста...

Республикабызның "Ак Барс" хоккей уенчылары чираттагы уенда, хәлиткеч плей-офф алдыннан "Сибирь" командасына оттыргыч, минем генә түгел, Мөэмин-Каратай, район, республика, Рәсәй күләмендәге меңнәрчә җанатарларның кәефе кырылгандыр.
Заманында Континенталь хоккей лигасында ике тапкыр җиңү яулаган "Ак Барс"ка җиңелү оят! Сүлпән уен, күзләрдә көрәш дәрте күренмәү, алка белән төгәл хәрәкәт итмәү, көтелмәгән оста комбинацияләр юклыгы, күрше Әлмәт егете Эмиль Гарипов капкасына бер-бер артлы голлар керүе күңелле хәлмени?!
Күпчелек хоккей уенын карарга яратучылар сыман, аларның данлы-мәртәбәле чагын сагынам. КХЛда үрнәк өчлектә саналган Сергей Зиновьев, Алексей Морозов, Данис Зариповларның искиткеч гүзәл уеннарын миллионнарча җанатарлар юксына торгандыр. Бүгенге көндә әлеге уенчыларны алыштырырлык, хәлиткеч мизгелләрдә җиңү китерерлек беренче бишлегебез юк. Данис Зарипов, әнә, "Металлург" командасының горурлыгы. Казанда узган матчларда Данисның безнең капкага алка кертмичә калмавы, сагынудан бигрәк, үпкә билгесе түгелме икән?! Бездә уйнаган Кирилл Петров Мәскәү "ЦСКА"ның иң шәп һөҗүмчесе, Илья Никулин "Динамо" клубының имән терәге...
Хоккейчыларда, беләсезме, нәрсәләр ошамый миңа, сез дә минем килешәсездер. Беренчедән, матч башланыр алдыннан гимн уйнаганда сафка тезелгән хоккейчыларның битараф рәвештә таптанып торулары. Хоккейчы дустым, башыңны күтәр, сизәсезме, тамаша, бәйге карарга килүчеләр сиңа зур өметләр баглый, ышана, көндәшеңнән өстен чыгачагыңа тамчы да шикләнми. Сиңа Татарстан данын күтәрү бурычы йөкләнгән. Уң кулыңны йөрәк турысына куй, йөзеңдәге горурлык хисе күзләреңне дымландырырлык дәрәҗәгә җитсен! Мине вак кешегә санама, әмма гади кешенең ун еллык хезмәт хакы да син алган бер айлык акча кадәрле булмый. Талантлы композиторыбыз Рөстәм Яхин, якташ шагыйребез Рамазан Байтимеров сүзләренә язылган Татарстан гимнын тыңлагач синдә таулар күчерерлек көч-куәт уянырга, "Бары тик җиңәргә!" дигән сүзләр уелырга тиеш!
Икенче ямьсез күренеш дип, кәшәкәле егетләрнең бозга төкереп утырулары дип саныйм. Соң бит инде, туганкаем, син шома бозга якты, изге өметләр белән басасың, йөгерәсең, шатланасың, алка кертә калсаң тезләнеп әлеге дә баягы бозны үбәсең! Өченчедән, теге яки бу хоккей клублары тренерларының, бөтен дөнья каршында, дигәндәй, базар хатыннары төсле сагыз чәйнәп торуларын өнәмим. Сагыз чәйнәү бәлки стрессны бетерә, нервларны тынычландыра, уен барышында җитәкчелек итәргә ярдәм итә торгандыр?! Нәрсә дисәгез дә сагыз белән спортны янәшә куеп булмый.
Әйткәнемчә, тиздән хәлиткеч уеннар башланырга тора. "Ак Барс" өметләрне аклармы? Талантлы язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев шикелле "Вряд ли егетләр!" дип шикләнсәм дә, өмет барыбер өскә чыга, туганнар. "Ак Барс"ның уены җайланыр, барска хас ыргылыш ясар, дип өметләнәм әле шулай да.
Таһир Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев