Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Трамплинда – кызлар

Ике төр чаңгы ярышы, трамплиннан сикерү буенча ТР Беренчелеге һәм Ачык чемпионаты үтте. Аңа ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы "Спортка әзерлек үзәге" өстәмә белем бирү дәүләт автономия учреждениесе директоры Михаил Смолкин, ярышның баш судьясы Василий Лобашов, ТР ике төр чаңгы ярышы һәм трамплиннан сикерү буенча федерация рәисе Әнәс...

Ике төр чаңгы ярышы, трамплиннан сикерү буенча ТР Беренчелеге һәм Ачык чемпионаты үтте. Аңа ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы "Спортка әзерлек үзәге" өстәмә белем бирү дәүләт автономия учреждениесе директоры Михаил Смолкин, ярышның баш судьясы Василий Лобашов, ТР ике төр чаңгы ярышы һәм трамплиннан сикерү буенча федерация рәисе Әнәс Вәлиев килгән иде. Ярышта Казан, Уфа, Лениногорск, Түбән Новгород, Киров шәҺәрләренең җыелма командалары көч сынашты.


Ярыш "Яшьлек" спорт комплексында спортчыларның тантаналы парады белән башланып китте. Чаңгыда трамплиннан сикерү буенча һәлак булган спортсмен Павел Карелинны 1 минут тынлык белән искә алып үттеләр.

Спорт сөючеләрне сәламләп, Әнәс Вәлиев аларга зурдан-зур уңышлар, яңа үрләр яулауларын теләде һәм трамплиннан сикерү ярышында беренче тапкыр кызлар катнашуын искәртеп үтте. Спортчыларга старт бирелеп, кызу ярыш башланды.

Өч көн буена сузылган бәйгедән соң җиңүчеләр билгеләнде. Гомуми нәтиҗәләргә килгәндә, ТР ике төр чаңгы ярышы Беренчелегендә призлы өчлекне Лениногорск, Түбән Новгород һәм Киров спортчылары бүлешсә, трамплиннан сикерү буенча ТР Беренчелегендә беренче өчлек - Лениногорск, Уфа һәм Киров яшүсмерләре арасында. Шәһәребезнең 6 нчы мәктәбендә белем алучы Елена Тетюева беренче тапкыр катнашып, I урынны яулау бәхетенә иреште.

ТР Чемпионы исеме Андрей Ивановскийга бирелде. Ул трамплиннан сикерү буенча ТР Чемпионатында алтын медальгә лаек булды. Көмешне - Артем Кащеев, бронзаны Рөстәм Әхмәтшин алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X