Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Жәл түгел: Олимпиада җиңүчеләренә – 107 BMW машинасы!

Рио-де-Жанейродагы Уеннарда Олимпия чемпионнары булып танылган Россия спортчыларына BMW X6 автомобиле бүләк ителә. Көмеш медаль ияләре - BMW X5, "бронза" яулаучылар BMW X3 машинасына утырып кайтып китәчәк. Бүген Россия Президенты Владимир Путин 2016 елгы Уеннарда җиңү яулаган һәм призер булган спортчылар белән очраша. Шулай итеп, спортчыларга барлыгы 107 BMW автомобиле...

Рио-де-Жанейродагы Уеннарда Олимпия чемпионнары булып танылган Россия спортчыларына BMW X6 автомобиле бүләк ителә. Көмеш медаль ияләре - BMW X5, "бронза" яулаучылар BMW X3 машинасына утырып кайтып китәчәк.


Бүген Россия Президенты Владимир Путин 2016 елгы Уеннарда җиңү яулаган һәм призер булган спортчылар белән очраша. Шулай итеп, спортчыларга барлыгы 107 BMW автомобиле бүләк ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Россия җыелмасы Олимпиадада рәсми булмаган команда беренчелегендә дүртенче урынны яулады. Безнең спортчылар исәбендә - 56 (19-18-19) медаль. Алдан хәбәр ителгәнчә, чемпион калган Россия спортчыларына - 4 миллион, көмеш медаль өчен - 2,5 миллион, өченче урынны алучыларга 1,7 миллион сум премия вәгъдә ителде. Әлеге сумма Сочи Олимпиадасындагы кебек үк калды. Ә ул вакытта җиңүчеләргә GL, ML һәм GLK класслы Mercedes автомобильләре бүләк ителде.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев