Быел җәй көне Шәле авылына, "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Алсу Хәсәнованың кырыгына кайттым. Алсу яшәгән йортның икенче катында әнисе белән сөйләшеп утырдым. Язманы үз вакытында яза алмадым, гафу үтенәм.
- Алсу 15 операция кичерде. Табибларның хатасы аркасында китеп барды. Нишләтәсең? Бер дә тикшермиләр, - дип сүзен башлап җибәрде Миңзифа ханым....