Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәрхүмә журналист Алсу Хәсәнованың әнисе белән әңгәмә

Быел җәй көне Шәле авылына, "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Алсу Хәсәнованың кырыгына кайттым. Алсу яшәгән йортның икенче катында әнисе белән сөйләшеп утырдым. Язманы үз вакытында яза алмадым, гафу үтенәм. - Алсу 15 операция кичерде. Табибларның хатасы аркасында китеп барды. Нишләтәсең? Бер дә тикшермиләр, - дип сүзен башлап җибәрде Миңзифа ханым....

Быел җәй көне Шәле авылына, "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Алсу Хәсәнованың кырыгына кайттым. Алсу яшәгән йортның икенче катында әнисе белән сөйләшеп утырдым. Язманы үз вакытында яза алмадым, гафу үтенәм.
- Алсу 15 операция кичерде. Табибларның хатасы аркасында китеп барды. Нишләтәсең? Бер дә тикшермиләр, - дип сүзен башлап җибәрде Миңзифа ханым.
- Үлеме ничек булды?
- Тыныч кына китте. Соңгы сулышына хәтле: "Әти-әни, апай, җизни, рәхмәт, миңа рәнҗемәгез, мине догадан калдырмагыз", - диде. Җан бирү мизгелләрен сиздем: "Әйдә, кызым, "Лә иләһә иллаллаһ" дип кабатла", - дидем. Кабатлый, тешләре дерелди. Өч мәртәбә әйттердем. Кычкырып Коръән укый башладым. Өченче тапкыр су каптырганда тешен кысты да тыныч кына китеп барды.
Атылган йолдызга тиңлим мин аны. Балалар үстерергә хыялланды, булмады. Бер әбигә фатир бирмәгәннәр, журналист буларак барып, тикшереп, шул әбигә фатир бирдертте. Алсуны күмгән көнне теге әбигә фатир биргәннәр. Алсуның үлү хәбәрен әби телевизордан ишеткәч, хәлсезләнеп егылган. 29 апрельдә үлде, 30ы көнне җирләдек. Авырып өч-дүрт көн генә ятты. Питрәчтә олы апасында вафат булды.
- Үләсен белдеме?
- Белмәде. Кәгазьгә язып куйган: "Мин яшим! Мин яшим! Алла боерса, инша алла", - дип. Соңыннан белгән инде... Апасының олы малае Фәнилгә фатирын, кечкенә оныкка машинасын калдырган. Әбиебезгә 90 яшь, "Мин керергә тиеш идем кабергә, ул түгел", - дип елый.
- Алсу мәктәптә ничек укыды?
- Бик әйбәт, гел лидер булды. Математиканы малайлар Алсудан күчерә иде. Математика, география буенча да китә ала иде ул, бөтен фәннәрне тигез укыды. Геометрия укытучысы "5ле" чыгара башлагач: "Юк, мин "5ле"лек белмим, миңа медаль дә кирәкми", - дигән. Чыгарттырмады. Эш яратты. Гел эш белән тәрбияләдек. Элек укытучыларга утын китерәләр иде (Алсуның әтисе математик, әнисе мәктәп директоры), шуны балалар кул белән турап, ярып, өяләр иде.
- Төшегезгә керәме?
- Керми, тынычланды ахры. Кешеләргә бик матур булып керә. Хезмәттәше Илнар Хөснуллинга кергән. "Куенымда йокыга китте. Күтәрдем, балага әйләнде", - ди Илнар.
- Алсуның китәчәге төшегезгә кердеме?
- Бер ел элек күрдем. Икәү упкынга төштек. Мин тамырларга тотынып өскә менеп киттем, Алсуны югалттым. Ана күңеле сизә бит ул...
- Диагноз куя алмадылар дип табибларга үпкәлисезме?
- Юк, гомере шуның хәтле генә булган инде, нишләтәсең...
- Табибларны судка бирмисезме?
- Нәрсә дип бирим, Аллаһы Тәгалә язмышын язып куйган бит инде... Бик каты еласам да сабыр итәм. Соңгы тапкыр операциягә керткәндә: "Әни, мине бүтән операциягә кертмәгез инде", - дип елый. 15 тапкыр бит ул! Аңа бер кеше дә чыдый алмый. Германиядәге табиб шаккаткан: "Синең монда кисәрлек бернәрсә дә калмаган, кай төшеңне кисик?" - дигән. Аркылы-торкылы, әллә ничә тапкыр кисеп бетерделәр.
- Үлүенә ышанасызмы?
- "Әти-әни, нихәл?" - дип җомга көнне кайтып керер төсле. Бераздан: "Әни, кәтлит белән төелгән бәрәңге ашыйсым килә", - дип әйтер төсле, бик ярата иде шуны. Бакчабызны бик ярата иде. Берәр кеше бәлагә юлыкса, ярдәм итәргә ашыга иде. Мактанырга яратмады. Үзем мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыттым. Сибгат Хәким, Әлфия Авзалова, Мөхәммәт Мәһдиев, Ринат Мөхәммәдиев - бөтенесе булды бездә. Гаилә ансамбле белән йөрдек. Алсу курайда, кубызда уйный иде.
- Сезнең ничә бала?
- Өч кыз. Лилия Питрәч мәктәбендә тәрбия эшләре буенча мөдир, әдәбият укыта. Ике малайлары бар, оныгыбыз Мәскәүдә икенче курста укый, төрек лицеен тәмамлады. Икенчесе 11дә укый. Алсу - икенче кызыбыз, 1978 елгы. Апасы белән бер көнне - 21 мартта туды. Өченчесе - Әлфия. Хәмит абыең кызлар тугач: "Әй, малай булмады", - дип әйтеп тә карамады. Әтиләренә малайлар шикелле булыштылар, кар көрәтмәделәр, печән чаптырмадылар. Алсуның авырып китүенә дә шаккатабыз, әллә күз тидеме? Чаңгы ярышында беренчелекне бирмәде, баскетбол буенча алар төркеме районда гел беренче барды. Ирләр күтәрә алмый торган печәнне күтәреп, кибән өеп куя иде...
Алсуның кырыгына аның ире, төрек Ләвәнд Болот та килгән иде.
- Ләвәнд әфәнде, Алсу белән ничек таныштыгыз?
- 2006 елда Анталиядә ял иткәндә. Аннары интернет аша языштык. 2008 елда Татарстанга килдем. 22 май көнне Шәледә никах укыттык, 31 май - рәсми язылыштык. Өйләнешүебезгә җиде ел булды.
- Кайда яшәдегез?
- Казанда, Алсуның фатирында.
- Өйләнгәндә сезгә ничә яшь иде?
- 40.
- 40ка хәтле өйләнмәдегезме?
- "Язмыш - иптәш" диләр. Алсу - беренче хатыным. Ул вакытта Татарстанның кайда икәнен дә белми идем. Алсу нык ошады. Мине саклады, кешедән сүз әйттермәде. Аның кадерен исән вакытында да белдем, һәрвакыт рәхмәт әйттем. Авырганда янына чакырды, кулымнан тотты, сиңа рәхмәт әйтәм, диде. "Ир-атлар хатыннарын исән-сау чагында калдырып китә, ә син бер елдан артык авыру хатыныңны ташлап китмәдең. Булыштың, ярдәмче булдың, алдамадың, рәхмәт, исән вакытымда синең белән бәхилләшәм", - диде дә елады. Үләренә ике атна калган иде.
- Үзең ни белән шөгыльләнәсең?
- Балалар әйбере сатам. Казанда кибетем бар. Инде кабат Төркиягә китәргә уйлыйм, монда миңа бик авыр. Алсуны калдырып китәсем дә килми, минем өчен Алсу үлмәде. Дога белән искә алам. "Үлсәм, догадан калдырмагыз", - дигән васыяте бар иде.
- Ник балагыз булмады?
- Шул, авыруы сәбәпле. Алсу терелсә, бала алырга уйлый идек. Германиягә дәваланырга баргач, смс юллады: "Синең белән озак яшәргә, бала үстерергә телим, Алла боерса", - дигән. 2014 елның 23 ноябрендә язган. Өметен югалтмады, әмма соңгы көнендә китәсен аңлады, һәрбер кеше белән бәхилләште.
- Төркиядә ни белән шөгыльләнә идең?
- Текстиль белән.
- Өйләнергә уйлыйсыңмы?
- Алсуга булган мәхәббәтем дәвам итә.
- Алсуның фатиры сезгә калдымы?
- Юк, гаиләсенә калды. Россия законнарын белмим, кызыксынмыйм да...
Алсуның (урыны оҗмахта булсын) әнисе бүген дә төш күргән. Имеш, ул кызын кияүгә бирә икән. Аның кызы төрек егетенә тормышка чыга. "И, кызым, төреккә барып ялгышмыйсыңмы, бәхетле гаилә кора алырсызмы икән?" - дип эндәшә төсле әнисе Алсуга. Кызы аны ишетми дә, ул бүген шат, күңелле, җырлый-бии. Яраткан кешесенә кияүгә чыга ич ул. Дөньяда 2010 ел, имеш...
Габдрәхим
http://matbugat.ru/news/?id=13181

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алсу Хәсәнова журналист