Чыгарылыш сынаулары иншадан башлана
Бүген Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 16 меңнән артык укучы, 2016 елда бердәм дәүләт имтиханы тапшыру мөмкинлеген алу өчен, йомгаклау иншасын язачак. Чыгарылыш сыйныфларның фикерләү сәләтен ачыкларга мөмкинлек бирүче бу сынау узган елда кире кайтарылды.
Мәктәп балага белем биреп кенә калмыйча, киңкырлы күзаллауга, югары әхлаклылыкка ия, мөстәкыйль фикер йөртергә сәләтле шәхес тәрбияләргә...