Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чыгарылыш сынаулары иншадан башлана

Бүген Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 16 меңнән артык укучы, 2016 елда бердәм дәүләт имтиханы тапшыру мөмкинлеген алу өчен, йомгаклау иншасын язачак. Чыгарылыш сыйныфларның фикерләү сәләтен ачыкларга мөмкинлек бирүче бу сынау узган елда кире кайтарылды. Мәктәп балага белем биреп кенә калмыйча, киңкырлы күзаллауга, югары әхлаклылыкка ия, мөстәкыйль фикер йөртергә сәләтле шәхес тәрбияләргә...

Бүген Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 16 меңнән артык укучы, 2016 елда бердәм дәүләт имтиханы тапшыру мөмкинлеген алу өчен, йомгаклау иншасын язачак. Чыгарылыш сыйныфларның фикерләү сәләтен ачыкларга мөмкинлек бирүче бу сынау узган елда кире кайтарылды.


Мәктәп балага белем биреп кенә калмыйча, киңкырлы күзаллауга, югары әхлаклылыкка ия, мөстәкыйль фикер йөртергә сәләтле шәхес тәрбияләргә тиеш. Әмма бердәм дәүләт имтиханы гамәлгә кертелү белән бу максатлар икенче планга күчкән кебек тоелды. Cоңгы елларда инде БДИ беренче вакытта гамәлгә кертелгән сынаудан шактый аерыла. Автомат рәвештә сорауларга җавапны төрле вариантлар арасыннан сайлап алулар бетерелә бара. Былтыр кире кайтарылган чыгарылыш сыйныфларга инша яздырту тәҗрибәсе дә, укучыларның белем дәрәҗәсенә дөрес бәя бирү өчен кертелде.

Укучыларга иҗат эше өчен 4 сәгатькә якын, төгәлрәге, 235 минут вакыт бирелә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга - 1,5 сәгатькә күбрәк. Мөмкинлекләре чикле укучылар һәм инвалид-балалар өчен инша изложение белән алмаштырыла ала. Татарстанда изложения язу өчен 429 укучы теркәлгән.

Катнашучыга үзе белән кара төстәге каләм, шәхесне раслаучы документ, катнашучы өчен күрсәтмәләр, кирәк булган очракта - дару һәм ризык алырга рөхсәт ителә. Орфографик сүзлекләрне мәктәп комиссиясе әгъзалары бирәчәк. Имтихан вакытында телефон һәм смартфон, фото-, аудио- һәм видеоаппаратура, белешмә материаллар, язмалардан, үзләре алып килгән сүзлекләрдән файдаланырга, кабинетлардан инша темаларын алып чыгарга, бланк һәм темаларны фотосурәткә төшерергә ярамый.

Конкрет темалар укучыларга йомгак иншасы башланганчы 15 минут алдан гына игълан ителәчәк. Әмма тематик юнәлешләр инде билгеле. Быел шундыйлар итеп "Вакыт", "Өй", "Мәхәббәт", "Юл" һәм "Әдәбият елы" сайланган. Әмма укучы бу темаларга тарихи һәм фәлсәфи яктан фикер йөртеп кенә калмыйча, үз фикерен дәлилләү өчен матур әдәбият әсәрләрен дә мисалга китерергә тиеш. Төп максат - инша темасын ачарга ярдәм итүче әсәрне анализлау. Тикшерүчеләр укучының сөйләм культурасына, фикерләү сәләтенә, әдәби материалга нигезләнеп фикер йөртә белүенә игътибар итәчәк.

Инша өчен билгеләр куелмаячак. Ул "зачет" яки "незачет" дип кенә бәяләнәчәк. Әгәр дә иншада 250дән, ә изложениедә 150дән кимрәк сүз була икән, ткшерүче шунда ук "незачет" куячак. Текст кемнәндер күчерелгән булса да шундый ук бәя булачак. Цитаталарны чыганакны күрсәтеп кенә китерергә була. Әмма алар үз текстыңнан артып китмәскә тиеш.

Инша текстлары укырга кергәндә дә кирәк булуы ихтимал. Югары уку йорты иҗади эш өчен баллар өсти ала. Һәр вуз үз критерийларын үзе билгели. Инша нәтиҗәләре 4 ел гамәлдә булачак. Әмма узган елда инша язган укучылар аны быел кабат язу мөмкинлегенә ия. Ул очракта абитуриент кабул итү комиссиясенә соңгы тапкыр язылган иншаны тәкъдим итә ала.

"Незачет" булган очракта укучы бердәм дәүләт имтиханына кертелми. Әмма беренче сынау вакытында начар нәтиҗә күрсәткән чыгарылыш сыйныф укучысы аны 2016 елның 3 февралендә һәм 6 маенда яңадан яза алачак.

http://belem.ru/node/6088

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ ЕГЭ