22 августта Лениногорскида Россиянең Дәүләт флагы көненә багышланган велоузыш үтте.
Активистлар, велосипедчылар, «Гора» туризм станциясе вәкилләре, Мәдәният сарае каршына җыелып, флаглар белән шәһәребез урамнарыннан үтте. Төп максатлары: халыкка бәйрәмнең тарихы, Россиянең дәүләт символлар турында сөйләү иде.