Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Барлык мәктәпләрдә дә ике әләм булырга тиеш

Татарстан Дәүләт Советында әнә шул хактагы тәкъдимне хупладылар:барлык мәктәпләрдә дә ике әләм булырга тиеш. Республика Хөкүмәте Татарстанның дәүләт символлары турындага Законга үзгәреләр кертеп, республика әләмен барлык мәктәпләргә элү тәкъдимен кертте. Бу документны Татарстан Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарәләр комитетында да хупладылар. Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар...

Татарстан Дәүләт Советында әнә шул хактагы тәкъдимне хупладылар:барлык мәктәпләрдә дә ике әләм булырга тиеш.
Республика Хөкүмәте Татарстанның дәүләт символлары турындага Законга үзгәреләр кертеп, республика әләмен барлык мәктәпләргә элү тәкъдимен кертте. Бу документны Татарстан Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарәләр комитетында да хупладылар.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов әйтүенчә, ике әләм элү балаларда ватанвәрвәрлек хисен арттыруга ярдәм итәчәк. "Моның өчен акча кирәкми бит", - диде ул һәм кайбер төбәкләрдә уку елы башында беренче дәрес алдыннан гимн тыңлау тәҗрибәсе барлыгын да җиткерде һәм депутатларга әнә шул мәсьәләне дә өйрәнергә тәкъдим итте.
Чыганак:http://vatantat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: флаг