Шушы көннәрдә "2011 ел хәйриячесе" республика конкурсына йомгак ясалды.
М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында үткән тантанада республика Президенты Р. Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиев, министрлык-ведомстволар, предприятие-оешма, муниципалитет җитәкчеләре катнашты. 2011 елда социаль өлкә учреждениеләренә, күп балалы гаиләләргә, иҗат коллективларына, спорт командаларына хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр...