Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

“Ел хәйриячесе” конкурсы

Шушы көннәрдә "2011 ел хәйриячесе" республика конкурсына йомгак ясалды. М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында үткән тантанада республика Президенты Р. Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиев, министрлык-ведомстволар, предприятие-оешма, муниципалитет җитәкчеләре катнашты. 2011 елда социаль өлкә учреждениеләренә, күп балалы гаиләләргә, иҗат коллективларына, спорт командаларына хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр...

Шушы көннәрдә "2011 ел хәйриячесе" республика конкурсына йомгак ясалды.
М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында үткән тантанада республика Президенты Р. Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиев, министрлык-ведомстволар, предприятие-оешма, муниципалитет җитәкчеләре катнашты. 2011 елда социаль өлкә учреждениеләренә, күп балалы гаиләләргә, иҗат коллективларына, спорт командаларына хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр 7 номинация буенча бәяләнде. "Күпьеллык партнерлык өчен" номинациясе җиңүчеләре арасында "Татнефть" җәмгыяте дә бар. Компания генераль директоры Ш.Тәхаутдиновка дипломны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хђйрия