Россиядә икмәк 10 процентка кыйммәтләнергә мөмкин
Быел Россиядә, бөртеклеләрнең иң югары уңышы җыеп алынуга карамастан, якын арада икмәк бәясе 10 процентка артырга мөмкин, дип яза "Коммерсантъ".
Басмага мәгълүм булганча, эре азык-төлек ритейлерларының күбесе товар җибәрүчеләрдән сатып алу бәяләре арту турында кисәтү алган. Эшкәртүчеләр кыйммәтләнүне ашлык, он, шикәр комы, чит ил чималы, төрү материаллары һәм транспорт чыгымнары...