Заман сулышы

Россиядә икмәк 10 процентка кыйммәтләнергә мөмкин

Быел Россиядә, бөртеклеләрнең иң югары уңышы җыеп алынуга карамастан, якын арада икмәк бәясе 10 процентка артырга мөмкин, дип яза "Коммерсантъ". Басмага мәгълүм булганча, эре азык-төлек ритейлерларының күбесе товар җибәрүчеләрдән сатып алу бәяләре арту турында кисәтү алган. Эшкәртүчеләр кыйммәтләнүне ашлык, он, шикәр комы, чит ил чималы, төрү материаллары һәм транспорт чыгымнары...

Быел Россиядә, бөртеклеләрнең иң югары уңышы җыеп алынуга карамастан, якын арада икмәк бәясе 10 процентка артырга мөмкин, дип яза "Коммерсантъ".
Басмага мәгълүм булганча, эре азык-төлек ритейлерларының күбесе товар җибәрүчеләрдән сатып алу бәяләре арту турында кисәтү алган. Эшкәртүчеләр кыйммәтләнүне ашлык, он, шикәр комы, чит ил чималы, төрү материаллары һәм транспорт чыгымнары артуга бәйләп аңлата. Долларга бәйле бодай бәясе алга таба да, бәясен югалтучы рубль артыннан күтәрелә генә барачак, дип кисәтә экспертлар.

Теги: хлеб
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: