Заман сулышы

Кљрђш тег белән яңалыклар

  • 20 август 2013 - 10:16
    Лениногорскилыларның күбесе өченче урында
    Лениногорскиның яшь көрәшчеләре грек-рим көрәше буенча узган турнирда көч сынашып кайтты. Физкультурачылар көненә багышланган турнир Әлмәттә узды. Анда Яр Чаллы, Түбән Кама, Азнакай, Октябрьскийдан килгән егетләр катнашты. Безнекеләрдән үз үлчәү авырлыгында Илмир Миннеголов икенче урын алды. Өченче урынга Айнур Хәйруллин (26 килограммга кадәр), Александр Сафронов (46 кг), Роман Мөхәммәтханов (38...
    381
    0
    0
  • 7 май 2013 - 10:07
    Лениногорск көрәшчеләре
    Шәһәребезнең Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсендә 1995-1997, 1998-2003 елгы үсмерләр һәм авыл яшьләре арасында көрәш үтте. Анда Куакбаш, Зеленая Роща, Шөгер һәм кайбер башка авыл егетләре катнашты. Бу юлы да егетләр барлык көч-тырышлыкларын куеп көрәште, ди тренерлар командасы секретаре Марс Хәсәнов. Нәтиҗәдә, 1998-2003 елгылар арасында 32 килограмм үлчәү авырлыгында...
    744
    0
    0
  • 27 декабрь 2012 - 11:19
    Лениногорскилы уңышы
    Октябрьский шәһәрендә грек-рим көрәше буенча узган республика турнирыннан 3 нче номерлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкерте Равшан Яфасов уңыш белән кайтты. Ярыш Октябрьскийда грек-рим көрәшенә нигез салучы, СССРның спорт мастеры В.Ухорский призына оештырылган иде. Анда Уфа, Ишембай, Октябрьский, Урыссу, Бәләбәй һәм Лениногорск шәһәреннән килгән көрәшчеләр көч сынашты. Турнирда 76...
    410
    0
    0
  • 20 декабрь 2012 - 10:19
    Лениногорскида бил алышырдай егетләр бар
    Үткән атнада Лениногорскида 1994 - 2003 елгы яшүсмерләр бил алышты. Бик барып карап торасы килгән иде. Кызганыч, ашыгыч эш килеп чыгып, планыбызны үзгәртергә туры килде. Ләкин районыбызда милли көрәш торышы турында язачакбыз әле. Соңгы елларда безнең Сабан туенда абсолют батыр булып башка район егетләренең калуы бик эчне пошыра. Республика күләмендә...
    0
    0
    0
  • 20 декабрь 2012 - 10:16
    Лениногорскида бил алышырдай егетләр бар
    Үткән атнада Лениногорскида 1994 - 2003 елгы яшүсмерләр бил алышты. Бик барып карап торасы килгән иде. Кызганыч, ашыгыч эш килеп чыгып, планыбызны үзгәртергә туры килде. Ләкин районыбызда милли көрәш торышы турында язачакбыз әле. Соңгы елларда безнең Сабан туенда абсолют батыр булып башка район егетләренең калуы бик эчне пошыра. Республика күләмендә...
    447
    0
    0
  • 27 сентябрь 2012 - 11:39
    Яшь көрәшчеләр уңышы
    Зеленодольск шәһәрендә 1997-1999 елгы яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика беренчелеге узды. Анда Казан, Яр Чаллы, Чистай, Әлмәт, Зәй, Зеленодольск, Түбән Кама, Азнакай, Урыссу, Бөгелмә, Лениногорск көрәшчеләре бил алышты. Шәһәребезнең 3 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә быел гына йөри башлаган яшь көрәшчеләр беренче уңышлары белән сөендерергә дә өлгерде. Махамбет...
    459
    0
    0
  • 29 май 2012 - 07:54
    Уңышлары – сөенерлек
    Чистай шәһәрендә Советлар Союзы Герое В.Маринин истәлегенә яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика турниры узды. Ярышта Казан, Чаллы, Чистай, Әлмәт, Зәй, Яшел үзән, Бөгелмә, Лениногорск көрәшчеләре көч сынашты. Якташларыбыз сынатмады, үз авырлыкларында I урынны - Роман Курманбаев алса, II урынны - Реналь Хәернасов, Вячеслав Миронов, Данила Демьянов үзара бүлеште. III...
    520
    0
    0
  • 15 май 2012 - 10:30
    Алда зур мәйдан көтә
    Халкыбызның көтеп алган җәйге милли бәйрәме - Сабантуй алдыннан көч-куәтне барлап бил алышу бездә гадәткә кергән. Шөгер спорт үзәгендә Лениногорск мәгариф идарәсе тарафыннан, яшь көрәшчеләрне барлау максатыннан, татарча көрәш ярышы үткәрелде. Бил алышында, гомумән, татарның зирәк акылын, максатка омтылышын, дәртен, гасырлардан килгән алымнар кулланып көндәшен чиста итеп аркасына салу осталыгын...
    451
    0
    0
  • 10 май 2012 - 10:48
    Көрәштә – өченче
    Түбән Кама шәһәрендә грек-рим көрәше буенча 1999-2001 елгы яшүсмерләр арасында республика беренчелеге үтте. Ярышларда Зеленодольск, Чистай, Әлмәт, Зәй, Бөгелмә һәм Лениногорск спортчылары катнашты. Нәтиҗәдә, өченче приз ияләре булып якташыбыз Тимур Хисмәтуллин һәм Абдулла Казыханов калды.
    404
    0
    0
  • 24 апрель 2012 - 11:46
    Лениногорск егете – беренче
    Удмуртиянең Можга шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турниры узды. Ул Бөек Ватан сугышына багышланган иде. Ярышларда Пермь, Марий-Эл, Башкортстан, Татарстан спортчылары катнашты. Якташыбыз Константин Пикалев I урынны алды.
    406
    0
    0
  • 1 март 2012 - 11:03
    Егетләр сынатмады
    Чаллыда яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан беренчелеге һәм республика Чемпионаты үтте. Безнең егетләр дә үзләренең көчле икәнлеген күрсәтте: 74 килограммлы үлчәү авырлыгында Руслан Лущиков республика чемпионы исеменә лаек булды. Татарстан беренчелеге буенча, Руслан - беренче, Исмәгыйль Вәлиев - икенче урында.
    425
    0
    0
  • 9 февраль 2012 - 11:05
    Көндәшләрен егып салды
    Бөгелмәдә үткән грек-рим көрәше буенча республика беренчелегендә якташыбыз Раушан Яфасов үз үлчәү категориясендә I урынны яулады. Беренчелектә Казан, Зеленодольск, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм башка шәһәрләрдән иң көчле спортчылар катнашты. Дмитрий Кандров белән Галиулла Казыйханов үз категорияләрендә өченче урынга чыкты. Раушан хәзер республика җыелма командасы составында Россиянең Идел буе Федераль...
    414
    0
    0
Реклама