Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Алда зур мәйдан көтә

Халкыбызның көтеп алган җәйге милли бәйрәме - Сабантуй алдыннан көч-куәтне барлап бил алышу бездә гадәткә кергән. Шөгер спорт үзәгендә Лениногорск мәгариф идарәсе тарафыннан, яшь көрәшчеләрне барлау максатыннан, татарча көрәш ярышы үткәрелде. Бил алышында, гомумән, татарның зирәк акылын, максатка омтылышын, дәртен, гасырлардан килгән алымнар кулланып көндәшен чиста итеп аркасына салу осталыгын...

Халкыбызның көтеп алган җәйге милли бәйрәме - Сабантуй алдыннан көч-куәтне барлап бил алышу бездә гадәткә кергән. Шөгер спорт үзәгендә Лениногорск мәгариф идарәсе тарафыннан, яшь көрәшчеләрне барлау максатыннан, татарча көрәш ярышы үткәрелде.



Бил алышында, гомумән, татарның зирәк акылын, максатка омтылышын, дәртен, гасырлардан килгән алымнар кулланып көндәшен чиста итеп аркасына салу осталыгын анык күрәм. Шөгер төбәге гомер бакый оста көрәшчеләре белән дан тотты. Мөэмин-Каратай авылы егете 9 тапкыр милли көрәштә җиңү яулаган Алмаз Сабирҗанов, район күләмендә 12 тапкыр баш батыр калган Мөдәррис Шәрәпов белән, чын мәгънәсендә, горурланабыз.
Беренче булып 1997-2001 нче елгылар бил алышты. Зеленая Роща мәктәбенең V сыйныф укучысы, Яңа Иштирәк малае Фаяз Ризванов карап торырга әллә ни калку буйлы дип тә әйтмәс идем. Әмма шушы 32 килограмм авырлыктагы Фаяз көндәшләрен чиста итеп сырты белән келәмгә төшергәнен күрсәгез, сокланудан тел шартлатмыйча калмас идегез! Шул ук мәктәптән, төрле авырлыкта Куакбаштан Илнур Йосыпов, Илнур Вафин, Нурсил Вәлиев, Азамат Фәйрушин, Иске Шөгер мәктәбеннән Илнур Гыйльманов, Лениногорскидан Роман Курбанбаев җиңүчеләр итеп танылдылар.
1994-1996 нчы елгы үсмерләр арасында да милли көрәш киеренке узды.
Зеленая Роща мәктәбеннән Нияз Ризванов, Рөстәм Фәтхетдинов, Тимәштән Юрий Сергеев, Куакбаштан Айнур Галиуллин, Керкәле мәктәбеннән Илһам Вәлиев, Лениногорскидан Раушан Яфасов үз үлчәүләрендә батыр калды. Турнир чемпионы, абсолют батыр булып Раушан Яфасов калды.
Куакбаш мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Радик Зыятдинов әзерләгән яшь көрәшчеләр быел да, командалар арасында, I урынны алды, II урынга исә бүген дә мәйданга чәчрәп чыгып бил алышкан, гомерен милли көрәшкә багышлаган Илшат Нургалиев егетләре (М.Горький исемендәге Зеленая Роща мәктәбе) лаеклы дип табылды, III баскычка исә Лениногорскиның яшь пәһлеваннары күтәрелде (тренер - Уел Бадыйкшанов). Куакбаш бөркетләре шулай ук истәлекле Кубокны да алып кайтып китте. Гомумән, барлык призлы урынны алучылар, нәтиҗәләрне исәпкә алып, алтын, көмеш, бронза медальләр, акчалата бүләкләр белән бүләкләнде. Бил алышын тәҗрибәле остаз Рамил Гыйматдинов җиренә җиткереп алып барды. Әлбәттә, әлеге спорт чарасын тиешле дәрәҗәдә оештыру, үткәрү өчен Лениногорск мәгариф идарәсе башлыгының физик тәрбия, спорт буенча баш белгече Марс Хәсәнов көчен дә, вакытын да кызганмады. Алда яшь баһадирларны чирәмнән яшел келәм түшәлгән авыл, район Сабантуйлары көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кљрђш

2
X