11 нче гимназиядә Әниләр көнне үтте (ФОТОЛАР)
11нче гимназиянең алтынчы сыйныфында узган әниләр бәйрәмендә без -укучыларның әниләре концерт карап кына утырмыйча, командаларга бүленеп ярыштык та.
Төрлесен эшләп карадык: әниләр турында мәкальләр әйттерделәр, аларга багышланган җырларны искә төшердек.
Конкурсның иң "тәмлесе" - пешергән ризыклар турында сөйләү иде. Нәрсә генә пешермәгәннәр, хәтта кабак кушып пешерелгән торт та бар иде....