Шәһәр һәм районда яшәүче дистәдән артык кеше хаҗ кылып кайтты. Анда барганнардан ишеткән бар, әлеге изге җиргә бер баргач, күңел гел шунда тарта ди. "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Исмаил хәзрәт Сингатуллин, быел бармаса да, хаҗ сәфәрендә берничә тапкыр булган кеше. Әңгәмәбез шул хакта.
- Исмаил хәзрәт, күңелегездә нинди тәэсирләр калдырды ул...