Заман сулышы

«Хаҗи булган кеше тормышка башкачарак карый» (ӘҢГӘМӘ)

Шәһәр һәм районда яшәүче дистәдән артык кеше хаҗ кылып кайтты. Анда барганнардан ишеткән бар, әлеге изге җиргә бер баргач, күңел гел шунда тарта ди. "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Исмаил хәзрәт Сингатуллин, быел бармаса да, хаҗ сәфәрендә берничә тапкыр булган кеше. Әңгәмәбез шул хакта. - Исмаил хәзрәт, күңелегездә нинди тәэсирләр калдырды ул...

Шәһәр һәм районда яшәүче дистәдән артык кеше хаҗ кылып кайтты. Анда барганнардан ишеткән бар, әлеге изге җиргә бер баргач, күңел гел шунда тарта ди. "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Исмаил хәзрәт Сингатуллин, быел бармаса да, хаҗ сәфәрендә берничә тапкыр булган кеше. Әңгәмәбез шул хакта.
- Исмаил хәзрәт, күңелегездә нинди тәэсирләр калдырды ул сәфәр?
- Хаҗ кылу - олы гыйбадәт. Дөнья яралганнан бирле изге саналган Кәгъбатуллаһка аяк басуга күңелгә тулган шатлыкны бернинди үлчәү белән дә үлчәп булмас. Хаҗ гамәлен нихәтле үтәсәң дә, күңелдәге әсәре бер - тынычлык, сафлык һәм җиңеллек. Анда барган саен рухи чистарынып, пакланып кайтасың. Хаҗи булган кеше үзен башкача тота һәм тормышка да башкачарак карый.
- Соңгы елларда изге сәфәргә бару буенча үзгәрешләр сизеләме?
- Хәзер хаҗ сәфәрләре күпкә җиңеләйде. Самолет туры Җиддәгә оча. Кунакханәләрдә төрле гамәлләребезне башкарырга бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Автобус маршрутлары да бик җайлы оештырылган. Тирә - юнь ел саен уңай якка үзгәреп тора. Бары тик Кәгъбатуллаһ гына үзгәрми кала бирә.
- Хаҗ кылганда аякларга бик авырга туры килә, көненә җәяүләп күп чакрым ара үтелә икәнен ишеткәнем бар. Ә бит анда күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр бара.
- Чыннан да йөрергә бик күп туры килә. Хаҗ кылу - рухи һәм физик көч таләп итә торган бик җаваплы гамәл. Хаҗ сәфәре - гади сәяхәт түгел, ә гыйбадәт. Гыйбадәт кылуның үз кануннары һәм таләпләре бар. Ләкин Аллаһ Тәгалә җиңеллеген үзе бирә. Шуңа күрә үткән ерак аралар сизелми кала. Әйтеп узганымча, соңгы елларда автобуслар көйләнелде, күп араны алар йөртә. Ә өлкән әбиләр һәм бабайлар яшьләрдән дә тизрәк йөри анда.
- Ризык мәсьәләсенә килгәндә ничек?
- Ризык мәсьәләсе бик уңай көйләнгән. Көненә икешәр тапкыр ашаталар. Зарланырлык түгел. Изгелек йөзеннән ашатучылар да бик күп була. Анда эссе булганга, күбрәк су гына эчәсе килә.
- Кешенең хаҗ кылырга нияте бар икән. Аңа кая мөрәҗәгать итәргә?
- Хаҗ кылу өчен алдан ниятләргә һәм шуңа үз-үзеңне әзерли башларга кирәк. Узган гасырларда хаҗ кылу ел буена сузылган. Шуларны истә тотсаң, хәзерге сәфәрләребез- кунакка барып кайту кебек кенә. Хаҗ кылырга ниятләгән кешеләр мәчеткә мөрәҗәгать итәләр. Кирәкле кәгазьләрне тутыру белән беррәттән, биредә дәресләр дә алырга була.
- Хаҗда укыган догалар белән өйдә кылган догалар арасында аерма бармы?
- Догалар - мөселманның иң көчле терәге. Дога кайда гына булмасын, Иншә Аллаһ, кабул ителәчәк. Ә хаҗдагы догалар, һичшиксез кабул була. Хаҗ сәфәре ерак булса да, ул Аллаһы Тәгаләгә якынаю һәм аның ризалыгын алу өчен иң кыска юл. Биредә тугандашлык, үзара хөрмәт, эчкерсезлек һәм изге ниятләр хөкем сөрә.
- Быел хаҗ вакытында зыян күрүчеләр дә, һәлак булучылар да шактый булды. Анда барырга теләүчеләрнең куркып уйларыннан кире кайтучылар булмадымы?
- Кире кайтучы булмады. Анда баручылар бик канәгать булып, исән-имин йөреп кайттылар. Изге сәфәрдә вафат булып калу - бары тик бик изге кешеләргә генә бирелә. Анда миллионлаган мөселман җеназа укый, димәк кабердәге сынаулардан да котыла.
- Кеше үз исеменнән башка берәүне җибәрә ала дип ишеткәнем бар, бу дөрес сүзме?
- Әйе, сәламәтлеге какшаган кешеләр үз урынына башка берәүне җибәрә ала: баласын, яисә танышын. Бу очракта юл чыгымнарын үзе капларга тиеш була. Баручы кеше чыгымнарын үз өстенә алса да, кабуллардан санала.
- Хаҗ кылу - Зөлхиҗҗә аена, махсус бер вакытка туры килә. Кеше башка айны Мәккәгә барырга хәл итсә, ул изге гамәл булып саналамы?
- Зөлхиҗҗә аеның хаҗы - зур хаҗ дип атала. Аннан тыш гомрә хаҗы-кече хаҗ бар. Аны ел дәвамында кылып була.
- Намазга басмаган кеше хаҗ кылырга бара аламы?
- Намазга басмаган кеше дә хаҗ кыла ала. Тик аның күңелендә изге ният-гыйбадәт кылу нияте булырга тиеш. Намаз укымаган кешенең ул нияткә ирешүе күпкә авыррак.
- Киләчәктә хаҗ кылырга теләгән кеше аңа алдан ук ничек әзерләнә башларга тиеш?
- Хаҗ кылырга теләгән кешеләр өчен мәчетебездә махсус дәресләр бар. Шул дәресләрдә катнашырга кирәк. Нәрсә эшләргә ярый, нәрсә ярамый - барысы да яхшылап аңлатыла. Әлбәттә, сәфәр бер дә авырлыксыз булмый. Күп йөрергә, кеше күплегенә, эсселлеккә әзер булып торырга кирәк.
Әңгәмәдәш: Зилә Мөдәррисова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: