Заман сулышы

Пожар тег белән яңалыклар

  • 30 гыйнвар 2014 - 07:53
    Лениногорскиның Зәй-Каратай авылында берсенең машинасы да, сарае да янган
    Бу атнаның чәршәмбе көнендә Зәй-Каратай авылындагы бер йорт ишек алдында җиңел автомобиль яна башлый. Иртән "тимер ат"ын кабызганнан соң бер ир-ат, аны җылытырга калдырып, өенә кереп китә. Бераздан, кыска ялганыш нәтиҗәсендә, автомобиль яна башлап, ут янәшәсендәге сарайга күчә. Хуҗа кеше ишек алдындагы мәхшәрне күргәндә ялкын сарайны камап алган була инде....
    447
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2014 - 10:32
    Иске Писмәндә янып үлә язганннар
    19 гыйнвар көнне кичке 18 сәгать 48 минутта янгын сүндерү бүлегенә Иске Писмәндә йорт яну турында хәбәр килеп ирешә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, 32 квадрат метр мәйданны биләп торган агач йорт тулысы белән яна торган була. Хуҗа кеше өйдән 3 балигъ булмаган баласын чыгарырга өлгерә, тик өйдән әйберләрен ташыганда, аяк-куллары пешеп,...
    481
    0
    0
  • 2 июль 2013 - 10:18
    Лениногорскида берәү янып үлгән
    Узган атнада Иске Писмәндә чыккан янгында бер ир-атның гомере өзелгән. Шәһәребезнең янгын сүндерү бүлегенә әлеге хәбәр төнге икеләр тирәсендә килеп ирешә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә хуҗалыкта йорт, мунча һәм сарай яна торган була. Нәтиҗәдә, 1969 елгы йорт хуҗасының корылмалары шактый зыян күрә, йорт хуҗасының танышы - 49 яшьлек ир-ат үлә. Янгынның...
    558
    0
    0
  • 27 май 2013 - 10:56
    Лениногорскиның бер авылында йорт янган
    Спиридоновка авылында гомуми мәйданы 35 квадрат метр булган шәхси йорт янган. 66нчы янгын сүндерү часте хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, янгын йорт хуҗасы - беркайда да эшләмәүче 1966 елгы ир-атның ут белән саксыз эш итүе аркасында чыккан. Аның нәтиҗәсендә, йортның түбәсе тулысы белән янып беткән. Янгында башка зыян күрүчеләр юк.
    478
    0
    0
  • 20 май 2013 - 07:26
    Лениногорскида IV сыйныф укучысы янгында үлгән
    Шимбә - 18 май көнне иртәнге якта Шөгер авылының бер йортында чыккан янгын 2002 елгы малайның гомерен өзә. Йоклап яткан гаилә әгъзалары төтен исенә уянып, янучы йорттан чыгып котыла, ә менә Максим Борзаевның караваты янгын чыккан җиргә якын була. Шул сәбәпле, ул төтенгә агулана, ашыгыч ярдәм машинасында үлә. Шөгер мәктәбенең...
    570
    0
    0
  • 25 апрель 2013 - 11:24
    Лениногорскида тагын бер кибет янды
    23 апрельдә иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә диспетчер пультына "Эра" кибетендә янгын чыгу турында хәбәр итәләр. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ут шактый өлешне чолгап алган була. Беренчел сәбәбе - электрүткәргечләрнең төзек булмавы. Тикшерү эше дәвам итә.
    523
    0
    0
  • 18 апрель 2013 - 10:56
    Лениногорскида апрель аенда 2 янгын булган
    Апрельнең шушы чорына шәһәр һәм районда ике янгын чыгу очрагы теркәлгән, дип хәбәр итәләр янгын күзәтчелеге дәүләт инспекциясеннән. 2 апрельдә күп катлы торак йортта урнашкан фатир ишеген яндыра язганнар. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. 11 апрельдә 19 сәгать 05 минутта Иске Писмәннең Үзәк урамында сарай янган. Аның нәтиҗәсендә, йорт...
    501
    0
    0
  • 18 март 2013 - 06:04
    Лениногорск районында янгын чыккан
    Бүген төнлә сәгать икедә Иске Писмән авылында бер йортта янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ут чолгап алган була инде, ул тулысы белән янып бетә. Соңгы арада анда кеше яшәмәгән, хуҗасы бикләп, озак вакытка каядыр киткән булган. Хәзерге вакытта янгынның сәбәбе ачыклана.
    1665
    0
    0
  • 12 март 2013 - 11:10
    Лениногорскида өч кеше янып үлгән
    Үткән атнада шәһәрнең шәхси секторындагы бер йортта янгын чыгып, өч ир-ат үлгән. Сәбәбе - исерек килеш тәмәке тарту, ди күзәтү эшчәнлеге бүлеге инспекторы А.Иванов. Әлеге йортка аракы эчәргә чит кешеләр дә еш җыела торган булган, ул тулысы белән янып беткән.
    457
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2013 - 10:45
    Лениногорск районында ике янгын
    Үткән җомгада районыбызның ике авылында янгын чыккан. Аның беренчесе Урдалы авылында булган. Берәүнең өендә урын-җир кирәк-яраклары янып киткән. Нәтиҗәдә 2 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Янгынның сәбәбе - тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү. Шул ук көнне Түбән Чыршылы авылында да янгын чыккан. Берәүләрнең шәхси хуҗалыкларындагы сарай янган. Аның сәбәбе...
    477
    0
    0
  • 10 октябрь 2012 - 06:28
    Иске Шөгердә ир-ат янып үлгән
    4 октябрь көнне Иске Шөгердәге янгынны сүндерү вакытында янгын сүндерүчеләр 1975 елгы ир-ат мәетенә тап булалар. Хәбәр килеп, янгын сүндерүчеләр килгәндә ут агач йортның түбәсен камап алган була инде. Һәлак булучы - йорт хуҗасы. Сәбәбе - тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү.
    441
    0
    0
  • 29 март 2012 - 11:37
    Янгынны булдырмау – үзебезнең кулда
    Электр тормышыбызга ныклап үтеп керде. Көн саен электр җиһазларының төре арта. Ансыз көнкүрешне күз алдына да китереп булмый. Дөрес, кешеләр кайвакыт аларны куллану кагыйдәләрен истән чыгара. Бу, үз чиратында, аянычлы хәлләргә китерә. Мисал өчен, быелның гыйнвар аена шәһәрдә - 2, февральдә - 10 һәм март аенда 16 янгын теркәлгән. Яз...
    533
    0
    0
Реклама