Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Янгынны булдырмау – үзебезнең кулда

Электр тормышыбызга ныклап үтеп керде. Көн саен электр җиһазларының төре арта. Ансыз көнкүрешне күз алдына да китереп булмый. Дөрес, кешеләр кайвакыт аларны куллану кагыйдәләрен истән чыгара. Бу, үз чиратында, аянычлы хәлләргә китерә. Мисал өчен, быелның гыйнвар аена шәһәрдә - 2, февральдә - 10 һәм март аенда 16 янгын теркәлгән. Яз...

Электр тормышыбызга ныклап үтеп керде. Көн саен электр җиһазларының төре арта. Ансыз көнкүрешне күз алдына да китереп булмый. Дөрес, кешеләр кайвакыт аларны куллану кагыйдәләрен истән чыгара. Бу, үз чиратында, аянычлы хәлләргә китерә.

Мисал өчен, быелның гыйнвар аена шәһәрдә - 2, февральдә - 10 һәм март аенда 16 янгын теркәлгән.
Яз җитүгә карамастан, җылылык җиһазларын куллану дәвам итә. Кешеләр фатирын җылыту өчен ни генә эшләми! Кайберәүләре хәтта өйдән чыгып киткәндә дә аларны сүндерми. Алар үзләренчә өйдә җылылыкны сакларга тырыша. Әмма шуны истән чыгармаска кирәк: кабызып калдырылган җиһаз - янгынга беренче адым. Алар югары температурага җитеп, янгын чыгарырга мөмкин.
Арабызда үзләре җылыту җиһазлары ясаучы "уңганнар" да юк түгел. Кулдан ясалган әлеге эшләнмәләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә туры килми. Шуңа еш кына электр челтәрләре чамадан тыш эшләү нәтиҗәсендә электрүткәргечләрендә, очкын кабынып, янгын чыгарга мөмкин.
Мондый аянычлы хәлләрне булдырмау өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Бинаны җылыту өчен бары тик сертификацияләнгән җылылык җиһазлары гына кулланырга. Кабызганнарын караучысыз калдырмаска. Газ плитәсен йортны җылыту максатыннан файдаланмаска. Әлеге кагыйдәләрне үтәү - янгыннан саклап калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пожар