Шигърият...
ХАТЫННАР
Өч-дүртрт хатын очраштык та,
Сөйләшәбез дусларча.
Сагынганбыз бер-беребезне,
Очрашкан юк башкача.
Сөйләшәбез яңалыклар,
Яхшысын һәм яманын.
Күптән әйтеләсе булган
Күңелләрдә калганын.
Кемнәр кайткан, кемнәр киткән,
Кемнәр өйләнешкәннәр.
Кемнәрдер кайсыларының,
Үзәгенә үткәннәр.
Кайсылары бик баеган,
Эреләнеп киткәннәр.
Кайсылары саранлыктан,
Ачка үлеп беткәннәр.
Берсе ирен тота белми,
Икенчесе хатынны.
Әти-әнисе гадәте,...