Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Шигърият...

ХАТЫННАР Өч-дүртрт хатын очраштык та, Сөйләшәбез дусларча. Сагынганбыз бер-беребезне, Очрашкан юк башкача. Сөйләшәбез яңалыклар, Яхшысын һәм яманын. Күптән әйтеләсе булган Күңелләрдә калганын. Кемнәр кайткан, кемнәр киткән, Кемнәр өйләнешкәннәр. Кемнәрдер кайсыларының, Үзәгенә үткәннәр. Кайсылары бик баеган, Эреләнеп киткәннәр. Кайсылары саранлыктан, Ачка үлеп беткәннәр. Берсе ирен тота белми, Икенчесе хатынны. Әти-әнисе гадәте,...

ХАТЫННАР
Өч-дүртрт хатын очраштык та,
Сөйләшәбез дусларча.
Сагынганбыз бер-беребезне,
Очрашкан юк башкача.
Сөйләшәбез яңалыклар,
Яхшысын һәм яманын.
Күптән әйтеләсе булган
Күңелләрдә калганын.
Кемнәр кайткан, кемнәр киткән,
Кемнәр өйләнешкәннәр.
Кемнәрдер кайсыларының,
Үзәгенә үткәннәр.
Кайсылары бик баеган,
Эреләнеп киткәннәр.
Кайсылары саранлыктан,
Ачка үлеп беткәннәр.
Берсе ирен тота белми,
Икенчесе хатынны.
Әти-әнисе гадәте,
Шуннан алган акылны.
Йә, Ходаем, бу дөньяда,
Бармы яхшы кешеләр?
Бик сирәктер, бер гөнаһсыз,
Менә безнең ишеләр.
Тик безне дә мактамыйлар,
Ишетәбез күп шелтә.
Бигрәк тә нахак сүзләр,
Үзәкләргә нык үтә.
һәр кеше дә үзен-үзе,
Яхшы диеп хис итә.
Тик ул сүзне кешеләрдән
Ишетүгә ни җитә.
Ләкин кешеләрне күбрәк
Мактыйлар үлгәч кенә,
Дөньядан мәңгелек йортка,
Хушлашып киткәч кенә.
Минзифа Хөснетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырьләр

2
X