Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан күренгәнчә, 20 май көненә район аграр предприятиеләрендә 50 тоннага якын сөт җитештерелгән.
Бер сыерга уртача 13 килограмм сөт туры килә. Республика буенча бу күрсәткеч - 15,6 кг.
Татарстанда иң сөтле районнар - Әтнә, монда бер сыердан 26,8 кг сөт савалар, алардан Кукмара, Саба урнашкан (21,3 кг).