Заман сулышы

Безнең бер сыер 13 литр сөт бирә

Республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында 13 июльгә бер сыерның кайда, ничә литр сөт бирүе турында мәгълүмат бар. Татарстанның 43 районы арасыннан сөт җитештерү буенча Лениногорск 32 нче урында тора. Бездә бер сыерга 13, 1 литр туры килә, бу узган ел белән чагыштырганда 100 граммга азрак. Беренче урында - Әтнәләр. Аларның...

Республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында 13 июльгә бер сыерның кайда, ничә литр сөт бирүе турында мәгълүмат бар.
Татарстанның 43 районы арасыннан сөт җитештерү буенча Лениногорск 32 нче урында тора. Бездә бер сыерга 13, 1 литр туры килә, бу узган ел белән чагыштырганда 100 граммга азрак.
Беренче урында - Әтнәләр. Аларның сөтлебикәләре бик сөтле күрәмсең, 19,9 литр диелгән. Иң ахырдан күршеләребез - әлмәтлеләр (10,4) белән чирмешәнлеләр (10,3) тора. Республика буенча уртача күрсәткеч 15,2 литр тәшкил итә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: сөт
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: