Түбән Кама кызы "Татар кызы-2015" таҗы өчен көрәшә
Бүген, 16 октябрьдә, Чиләбедә "Татар кызы-2015" бәйгесенең финалы уза. Бөтенроссия матурлык һәм сәләтлелек конкурсында Татарстан данын Түбән Кама кызы, педагогия көллияте студенты Миләүшә Морзаханова яклый.
Финалда Миләүшәдән тыш тагын 11 кыз көч сынашачак. Конкурсның финалына чыккан 12 кыз илнең 11 төбәгеннән -Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Мари Иле, Төмән, Томск, Түбән Новгород,...