Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Кама кызы "Татар кызы-2015" таҗы өчен көрәшә

Бүген, 16 октябрьдә, Чиләбедә "Татар кызы-2015" бәйгесенең финалы уза. Бөтенроссия матурлык һәм сәләтлелек конкурсында Татарстан данын Түбән Кама кызы, педагогия көллияте студенты Миләүшә Морзаханова яклый. Финалда Миләүшәдән тыш тагын 11 кыз көч сынашачак. Конкурсның финалына чыккан 12 кыз илнең 11 төбәгеннән -Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Мари Иле, Төмән, Томск, Түбән Новгород,...

Бүген, 16 октябрьдә, Чиләбедә "Татар кызы-2015" бәйгесенең финалы уза. Бөтенроссия матурлык һәм сәләтлелек конкурсында Татарстан данын Түбән Кама кызы, педагогия көллияте студенты Миләүшә Морзаханова яклый.
Финалда Миләүшәдән тыш тагын 11 кыз көч сынашачак. Конкурсның финалына чыккан 12 кыз илнең 11 төбәгеннән -Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Мари Иле, Төмән, Томск, Түбән Новгород, Ульяновск, Кемерово, Чиләбе өлкәләре, Пермь краеннан җыелган. Чиләбе данын ике кыз яклый.
"Татар кызы-2015" конкурсында җиңүчене "Лада" автомобиле һәм кыйммәтле ташлар белән бизәлгән, алтын йөгертелгән күчмә таҗ тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар кызы 2015

2
X