Нефть бәясе күтәрелгән
Бүген иртән эталон маркалы нефть котировкалары күтәрелгән, ә узган ай нәтиҗәләре буенча бәя төшү, июль аеннан башлап, иң начары булган иде, дип хәбәр итә "Bloomberg" агентлыгы.
Әйтик, Лондонның "ICE Futures" биржасында Brent маркалы нефтькә декабрь фьючерслары 21 центка (0,47 процент) - барреле 44,82 долларга кадәр арткан. Дүшәмбе сатуда аларның бәясе...