Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нефть бәясе күтәрелгән

Бүген иртән эталон маркалы нефть котировкалары күтәрелгән, ә узган ай нәтиҗәләре буенча бәя төшү, июль аеннан башлап, иң начары булган иде, дип хәбәр итә "Bloomberg" агентлыгы. Әйтик, Лондонның "ICE Futures" биржасында Brent маркалы нефтькә декабрь фьючерслары 21 центка (0,47 процент) - барреле 44,82 долларга кадәр арткан. Дүшәмбе сатуда аларның бәясе...

Бүген иртән эталон маркалы нефть котировкалары күтәрелгән, ә узган ай нәтиҗәләре буенча бәя төшү, июль аеннан башлап, иң начары булган иде, дип хәбәр итә "Bloomberg" агентлыгы.
Әйтик, Лондонның "ICE Futures" биржасында Brent маркалы нефтькә декабрь фьючерслары 21 центка (0,47 процент) - барреле 44,82 долларга кадәр арткан. Дүшәмбе сатуда аларның бәясе 25 центка (0,56 процент) - 44,61 долларга кадәр төшкән иде.
Нью-Йорк товар биржасында WTI нефтенә гыйнвар фьючерслары 32 центка (0,77 процент) - барреле 41,97 долларга кадәр күтәрелгән. Шул ук вакытта үткән сессия нәтиҗәләре буенча контрактлар бәясе 6 центка (0,14 процентка) төшкән һәм барреле 41,65 доллар тәшкил иткән.
Ноябрьдә Brent маркалы нефть - 10, WTI 11 процентка арзанайган, дип яза "Интерфакс".
Әйтергә кирәк, узган атнада АКШта нефть запаслары ун атнага беренче тапкыр кимеде, дип саный аналитиклар. Рәсми мәгълүматлар иртәгә генә билгеле булачак. ОПЕК утырышы алдыннан кичә Венага килгән Эквадор энергетика министры Карлос Пареха, дөньяның нефть базарында хәл 2016 елда яхшырачак, дип белдергән.
http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/12/01/116119/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: цена на нефть