Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

19 май - Республика матбугаты көне. Безне һөнәри бәйрәм белән котлыйлар

12 майда Казанга күченеп килүебезгә бер ел тулды. "Сагынасыңмы?" дип сорыйлар. Сагынмаган кая?! Тормышыбыз, гомеребезнең иң актив чоры Лениногорск шәһәрендә үтте. Балаларыбыз туып-үсте, белем алды. Үзебез дә хезмәттә чыныктык, дуслар таптык. Ныклап аякка бастык. "Заветы Ильича"ның ("Лениногорские вести") хатлар бүлегендә 1969 елның 4 апрелендә эшли башлаган идем. Аннан мөстәкыйль татар...

12 майда Казанга күченеп килүебезгә бер ел тулды.

"Сагынасыңмы?" дип сорыйлар. Сагынмаган кая?! Тормышыбыз, гомеребезнең иң актив чоры Лениногорск шәһәрендә үтте. Балаларыбыз туып-үсте, белем алды. Үзебез дә хезмәттә чыныктык, дуслар таптык. Ныклап аякка бастык.
"Заветы Ильича"ның ("Лениногорские вести") хатлар бүлегендә 1969 елның 4 апрелендә эшли башлаган идем. Аннан мөстәкыйль татар газеты оешкач, шактый гына "Заман сулышы"нда эшләдем. Бүгенгәчә әлеге газетлардан аерылганым юк. Хәтта лаеклы ялга чыккач та, хөрмәт йөзеннән, газетны өйгә китереп тордылар.
Хәзер "Заман сулышы" редакциясе газетның һәр санын почта аша Казанга җибәреп тора. Димәк, шәһәр һәм авылларыбыз тормышы турында без һәрвакыт хәбәрдар. Иксез-чиксез рәхмәт аларга!
19 май - Республика матбугаты көне. Каләмдәшләрем - яшь дусларымны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Аларга иҗади уңышлар, ак бәхетләр телим.
Хөрмәт белән Римма Фәттахова,
ветеран-журналист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев