Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Аларның үлемсезлеге мәңгелек

1941 елның 22 июнендә иртәнге сәгать 4тә фашистлар Германиясе, халыкара килешүләрне бозып, Советлар Союзына бәреп керә. Авыл һәм шәһәрләрне бомбага тота башлый. Шулай итеп, игълан ителмәгән Бөек Ватан сугышы башлана. Ул дәһшәтле көннәр тарих битләренә язылганга да җиде дистәдән артык еллар узып киткән. Советлар Союзының Кораллы Көчләре 1418 көн һәм...

1941 елның 22 июнендә иртәнге сәгать 4тә фашистлар Германиясе, халыкара килешүләрне бозып, Советлар Союзына бәреп керә. Авыл һәм шәһәрләрне бомбага тота башлый. Шулай итеп, игълан ителмәгән Бөек Ватан сугышы башлана. Ул дәһшәтле көннәр тарих битләренә язылганга да җиде дистәдән артык еллар узып киткән.



Советлар Союзының Кораллы Көчләре 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч һәм гадәттән тыш авыр сугышта Ватанның хөрлеген, милли мөстәкыйльлеген саклап кала алды.
Адольф Гитлер һәм немец фашистлары 8-10 атна дәвамында Мәскәүне һәм Ленинградны җир белән тигезләп, СССРны тар-мар итеп, Европада немец-фашист дәүләтчелеге төзергә уйлый. Тик совет халкы, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, бу сугышта җиңүче булып чыга, илебезне, Көнчыгыш Европа халыкларын Гитлер коллыгыннан азат итә.
Белгәнебезчә, Җиңү коточкыч зур көч һәм югалтулар бәрабәренә ирешелде. 27 миллионнан артыграк ватандашыбыз сугышта һәлак булды. Йөзләрчә шәһәр, меңнәрчә авыл җимерелде, күп кенә предприятиеләр, завод-фабрикалар хәрабәгә әйләнде. Галәмәт күп матди кыйммәт юкка чыгарылды, авыл хуҗалыгына зур зыян салынды.
Фашистлар Германиясе сугышның башыннан ук Белоруссия, Украина һәм Европа өлешендәге күп илләрне басып алып, аларның сугыш арсеналыннан үзе файдаланды. Шулай итеп, ул СССРдан 2-3 тапкырга көчлерәк иде.
Илебезнең әлеге дошманга каршы торырлык көче булмый. Совет гаскәрләре җиңүгә ничек иреште соң? Бу турыда И.Сталин болай дигән: "Советлар Союзының көче - халыклар дуслыгында".
Бөтен халык, нинди милләттән булуына карамастан, бердәм гаилә булып, фронтта да, тылда да җиңү өчен көрәште. Кешелек тарихында совет патриотизмына аналог булырдай сыйфат юклыгын раслады.
Бөек Ватан сугышы елларында Татарстаннан 700 меңнән артык кеше фронтка китә. Шуның 350 меңнән артыграгы сугыш кырларында мәңгегә ятып кала. 225 кеше иң югары бүләккә - Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, 48е барлык 3 дәрәҗә Дан орденнары, бик күпләр орден-медальләр белән бүләкләнә.
Беренчеләрдән булып һөҗүмгә күтәрелүчеләрнең, дошман амбразурасын күкрәкләре белән каплаучы, һава сугышларында үзләрен аямаучы, граната тотып танк астына ыргылучы, дошман эшелоннарын юл читенә җибәрүче, фашист төрмәләре һәм лагерьларында сынмый-сыгылмый калучыларның үлемсез батырлыклары безнең күңелләрдә сакланыр. Аларның үлемсезлеге мәңгелек ут телләренә күчеп, мемориаллар, обелискларда укылып, безне һәрчак искәртеп торыр.
Ватаныбызның иреге һәм бәйсезлеге өчен сугышта һәлак булган каһарманнарга мәңгелек дан! Һәлак булганнарның истәлеген кадерләп саклау, аны балаларыбыз-оныкларыбызга тапшыру - безнең изге бурыч.
Җиңү өчен гомерен биргән Кызыл Армия сугышчыларына дан!
Бөек Ватан сугышы ветераннарына коммунистларча сәлам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сугыш