Заман сулышы

Авыл хәлен шунда яшәүчеләр белә

Быел Зәй-Каратай авылы уртасында яңа Мәдәният йорты калкып чыгачак. Ул "Авыл клубы" республика программасы кысаларында төзеләчәк. Авылда узган исәп-хисап җыелышында бу мәсьәлә халык арасында бәхәс тә уятты. Берәүләр матур, заманча Мәдәният йортлы булачакларына шатланса, икенчеләр: "Искесенә капиталь ремонт ясап, яңартып булмыймы соң, ул бит авылның көзгесе",- дип әйтте. Халык белән...

Быел Зәй-Каратай авылы уртасында яңа Мәдәният йорты калкып чыгачак. Ул "Авыл клубы" республика программасы кысаларында төзеләчәк.


Авылда узган исәп-хисап җыелышында бу мәсьәлә халык арасында бәхәс тә уятты. Берәүләр матур, заманча Мәдәният йортлы булачакларына шатланса, икенчеләр: "Искесенә капиталь ремонт ясап, яңартып булмыймы соң, ул бит авылның көзгесе",- дип әйтте. Халык белән очрашуга килгән район башлыгы Рәгать Хөсәенов аларга:
- Төзүчеләр тикшерде, клубның нигезе бик нык какшаган, авария хәлендә дип санарга була. Шуңа сезгә яңаны төзергә булдык,- дип кайберәүләрнең фикерләрен үзгәртерлек итеп җавап бирде.
Авыл җирлеге башлыгы Илдар Батталов хисабыннан күренгәнчә, хәзерге вакытта авыл җирлегендә 1 мең 192 кеше яши. Аларның 1 мең 167се - Зәй-Каратайда, 25се - Үзбәк авылында. Шуның 607се - пенсионерлар, 429ы - эшкә яраклылар, 156сы - 18 яшькәчә балалар.
Үткән ел 12 бала тууына карамастан, саннар, башкалардагы кебек, биредә дә авылның картая баруын күрсәтә. Моның шулай икәнен мәктәптә укучы балаларның саны 62 генә булуы, 2012-2013 уку елында, гомумән, I сыйныфка укырга баручылар булмавы да дәлилли.
Авылда сыер асраучылар саны да соңгы елларда әзәйгән, бу сан 51не тәшкил итә. Аның каравы, умартачылык киң колач алган. Шәхси хуҗалыклардагы умарталар саны 900дән артып китә.
Халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү зәй-каратайлыларны күптәннән борчучы мәсьәлә. Соңгы елларда күпмедер дәрәҗәдә әлеге проблема хәл ителгән дияргә була. 820 метр озынлыкта искергән су линиясе алыштырылган, 1 мең 160 метр яңасы салынган, 40 хуҗалыкның йортына су кертелгән. Бу эш агымдагы елда да дәвам итәчәк. Әмма халыкның күпчелеге су өчен түләргә генә теләми, ди. Җыелган акча насосларны әйләндергән электр энергиясе өчен түләүгә җитмәү сәбәпле, утны да өзеп китү очрагы булган.
Авыл урамнарындагы юллар мәсьәләсе, шулай ук, һәр авылга хас проблема. Үткән ел Зәй-Каратайда 1 километр юлга асфальт түшәлгән. Быел бер урамга таш җәяргә планлаштыралар.
Үзбәккә почта йөртүче почтальон Закир абый Усманов ике авыл арасындагы ике километр юлның бик начар хәлдә булуын әйтеп, анда таш җәеп булмасмы икән, дигән тәкъдим кертте. Җитәкчелек бу мәсьәләне хәл итәргә ышандырды.
Үткән елда башкарылган зур эшләрдән авылдагы авария хәлендәге гидротехник корылма дамбасын ремонтлауны атарга кирәк. Хәзер ул ерылып китеп, су басу куркынычын тудырмый.
Фельдшер-акушерлык пунктының бер бүлмәсендә тиздән даруханә ачылачак.
- Аннан рецепт буенча ташламалы даруларны алып булачакмы?- дип кызыксынды бер өлкән яшьтәге абый.
Әлеге авыл депутаты, баш табиб урынбасары Рим Әмиров: "Киләчәктә бу эшне җайга салырга планлаштырабыз", дип җавап бирде.
Колхоз таралганнан соң, чүп үләне үсеп утыручы кырларга җан кергәнгә дә шатлана авыл халкы. "Лениногорская" агрофирмасы" үткән ел көзге, язгы бодай, борчак чәчкән булса, быел шикәр чөгендере дә утырту планлаштырыла икән.
Кырларда иген булу, (димәк, саламы да, фуражы да булачак) терлек асраучылар һәм фермер хуҗалыклар өчен аеруча файдалы. Биредә ике гаилә фермасы бар. Шәһит Якуповлар сарык асрау белән шөгыльләнсә, Дамир Фазлыевлар ат үрчетә башлаган, хәзерге вакытта ат абзары төзү белән мәшгуль икән.
Авыл хуҗалыкларына бирелүче кредиттан 12 кеше файдаланган.
Соңгы елларда Зәй-Каратайда башкарылган эшләр бихисап, авылга җанлылык кергән. Залда утыручы берничә өлкән яшьтәге апаның: "Үлеп бара торган авылыбызны аякка бастырды, Илдар улым, рәхмәт аңа", - дигән сүзләренең шаһиты булырга да туры килде.
Соңгы вакытта авылларны мошенниклар борчый башлаган. Шуңа да авыл халкының уяу булуы сорала. Җыенга килгән полициянең җәмәгать тәртибен саклау бүлеге начальнигы Илшат Гыйльманов та:
- Таныш булмаган кешеләрнең: "Оныгыгыз полициягә эләкте, яисә фаҗигагә юлыкты, тиз арада акча кирәк", дигән сүзләренә ышанып, кулларына акча тоттырып җибәрмәгез. Андыйлар килә калса, башта якыннарыгызга шалтыратып белешегез,- дип кисәтте.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов авыллар картаймасын өчен, яшьләрне авылга җәлеп итү юлларын бергәләп эзләргә кирәклегенә басым ясады. Өлкән яшьтәгеләргә мөрәҗәгать итеп, аларны авылдагы тәртипне бергәләп сакларга өндәде.
- Зәй-Каратай авылы халкы гел бер-берсенә ярдәм итеп, дус яши. Ирешелгәннәр белән генә туктап калмыйча, алга таба да максатчан эш алып барырбыз, - дип ышандырды авыл җирлеге башлыгы Илдар Батталов.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: