Заман сулышы

Авыл талантлары бергә җыелды

Шөгер-Лениногорск төбәгенең иҗат әһелләренә, күренекле галимнәренә бай икәнен беркем дә инкарь итми. Ә менә авыл яшьләре арасында шундый талантлар, моңлылар барын белми идем. Моңа Иске Шөгер Мәдәният йортында узган авыл яшьләре арасында үзешчән сәнгать смотрының гала-концертын карап кайткач инандым. Мондый төрдәге гала-концерт районда беренче тапкыр узды. Аның оештыручысы - Татарстан...

Реклама

Шөгер-Лениногорск төбәгенең иҗат әһелләренә, күренекле галимнәренә бай икәнен беркем дә инкарь итми. Ә менә авыл яшьләре арасында шундый талантлар, моңлылар барын белми идем. Моңа Иске Шөгер Мәдәният йортында узган авыл яшьләре арасында үзешчән сәнгать смотрының гала-концертын карап кайткач инандым.


Мондый төрдәге гала-концерт районда беренче тапкыр узды. Аның оештыручысы - Татарстан Аграр яшьләр берләшмәсенең Лениногорск бүлекчәсе. Шулай ук моңа Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе белән Мәдәният сараеның да керткән өлеше зурдан. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Аграр яшьләр берләшмәсенең Лениногорск бүлекчәсе быел февраль аенда гына оешты. Аның максаты - авыл яшьләре белән эшләү, аларга игътибар бирү, мәдәният-спортка тарту. Менә шушы чара берләшмәнең беренче зур уңышы булды дияр идем.
Үзешчән сәнгать смотрында катнашучылар башта жюриның җиз иләге аша үтте, сайлап алу туры алар өчен беренче адым булды. 18дән 35 яшькә кадәр катнашучылар арасында төрле һөнәр ияләре: студенттан алып мәгариф-мәдәният тармагында эшләүчеләр бар иде. Һәм менә авылның җыр-моңга сәләтле егет-кызлары бер сәхнәгә җыелды.Концерт кичке якта булгач, тамашачылар да күпләп җыелды. Шөгерләр генә түгел, үзенеке өчен борчылып, башка авыллар да килгән иде.
Беренче буларак башлап җибәрүчегә һәркайда да авыр инде ул. Ләкин Куакбаш егете Марат Йосыповта андый каушау сизелмәде, ул "Урамнарда ут сүнмәгән" җырын үзен тыйнак кына тотып башкарып чыкты. Куакбаш авылы тагын бер талантын күрсәтте, ул- Айнур Мифтахов "Чакыр мине" җыры белән. Ә менә Сугышлыдан килгән Виктория Юнысова җырның эчтәлегенә туры китереп тиешле кием сайлаган, сәхнәдә үзен иркен тотты. Ул русча җыр сайлаган, нәкъ Россия эстрадасы йолдызлары сыман, килештереп җырлый белде. Зәй-Каратай егете Айнур Сәгъдиевның "Күпме күзләр күреп онытылган" җыры ничек шулхәтле рэпка тартым инде?! Башны селкеп, куллар белән хәрәкәтләндереп утырасы гына килде. Әлеге авылдан катнашучылар иң күбе иде - дүртәү килгән. Димәк, Зәй-Каратай җыр-моң белән яши. Шулай инде, чөнки Мәдәният йорты директоры Ильмира Хәернасова үзе дә җырлады. Алар башлап йөрмәсә, кем кушылсын соң? Шул ук авылдан башлангыч сыйныф укытучысы Гөлназ Хәйброва да матур гына җыр башкарды. Ә менә алып баручылар әйткәнчә, күп балалы, тагын әни булырга җыенучы Галина Әхмәтҗановага "афәрин" дип әйтәсе генә килә. Кем әле йөклелекнең соңгы айларында сәхнәдә җырлап йөри ала? Физик эштән дә болайрактыр, минемчә.
Күлмәге белән туфлие бер төстә булган, Шөгер кызы Миләүшә Хөсәенова "Төшәрмен исләреңә" җыры белән сәхнәдә үзен иркен тотып җырлады. Бердәнбер автор-башкаручы Айрат Шәйхелисламов үзенең "Сиреньнәр" җыры белән чыгыш ясады. Ул, билгеле булганча, Шөгер сандугачы.
Аны еш кына башка бәйрәм-тамашаларда да күрергә туры килә. Тимәштән килгән "Нежность" вокал триосы башкарган җыр күңелләрне җилкетте, теттереп русчага биисе килде. Яңа ачылган Подлесный Мәдәният йорты да талантларын эшкә җиккән. Әлеге клубның сәнгать җитәкчесе Гүзәл Брагинаның җырга яраклаштырып костюм белән матур гына чыгыш ясавы тамашачыга ошагандыр дип уйлыйм.
Берәр генә бию булмасмы дип уйлап утырсам да, өмет акланмады. Әлеге гала-концертта хореография номинациясе булмады шул. Дөрес, аның үз нечкәлекләре бардыр инде: өйрәтергә аерым кешесе, костюмы кирәк, хәрәкәтләрнең дөрес һәм тигез булуы мөһим бит. Киләчәктә менә бу номинациягә игътибар бирелсә, уңышлы булыр иде.
Менә сәхнәгә Оркыя апа чыкты. Килешле генә прическасы, макияж ясаган, мул күкрәкле, матур күлмәкле, ә озын күлмәк астыннан ирләр ботинкасы күренеп тора түгелме? Баксаң, бу егет кеше булып чыкты. Беренче карауда ук шөгерлеләр таныгандыр, әлбәттә, ләкин читтән килгән кеше аны - моны абайламыйча да утырыр иде. Бердәнбер конферанс номинациясе белән чыгыш ясаучы Иске Шөгердән Алмаз Борһанов иде ул. Ике сүзнең берсендә "йөрәккәйләрем", хәләл җефетне - "хәләл җәфа", "ирең ир булмаса, чир була", "аркам чокыр, күкрәгем киң, без кемнән ким?" дигән кызыклы җөмләләр әйтеп, "Оркыя апа монологы" белән тамашачыларны рәхәтләнеп көлдертте ичмасам. Әле ул егет шәп иттереп җырлый да икән, "Йөр син" җырын халык яратып кабул итте. Шул ук авылдан Айнур Минәҗевның да тавышы көчле, менә дигән итеп чыгыш ясады.
Их, минәйтәм, боларны - катнашучыларны Казан сәхнәсенә алып барсаң, бер алтын барс сыны гына түгел, әллә нәрсәләр алып кайтыр иделәр. Югыйсә, гәүдә селкетеп, булмаган тавышны яздыртып җырлаучылар белән безнекеләрне чагыштырырлыкмы соң? Авылдагы талантларны күрә белергә генә кирәк. Милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклап калу - авылның киләчәгендә зур роль уйный. Районда бердәнбер керәшен милләте яшәгән Федотовка әнә шундыйлардан. Аннан килгән Маргарита Степанова керәшен милли костюмы киеп, "Әнә шул сүзең" җыры белән федотовкалыларның яшәү рәвешен ачып сала алды. Мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрдән: Иске Куак мәктәбе директоры Лилия Мишкина ("Су буеннан әнкәй кайтып килә"), Түбән Чыршылыдан Гүзәлия Ганиеваны шулай ук мактап телгә аласы килә. Укытучының эше тавык чүпләп бетермәслек булса да, бирегә килеп, яхшы кәеф бүләк итәргә вакыт тапканнар. Сарабикколдан Илмир Сәхабетдинов Сочины, Кара диңгез буен моңлы тавышы белән әсир итеп кайткан егет буларак күбебезгә таныш. Эчтәлекле, мәгънәле "Без авыл егетләре" җыры белән чыгыш ясады. Кирлегәчтән "Карлыгач" килгән иде ул көнне. Әнә шул исемдәге җыры белән сөйкемле, ягымлы Диләрә Шиһапова тамашачыларга бик нык ошады. Ә концертны Аграр яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Миләүшә Глухова белән Иске Шөгер сандугачы Раил Гыйззәтуллин алып барды. Раил ике эшне берьюлы башкарып, катнашучы буларак та җыр җырлап, Гран-при иясе булды. Гомумән, катнашучыларның һәрберсе төрле номинацияләр буенча җиңүче булды. Концерт дәвамында аларны өч өлешкә бүлеп бүләкләделәр. Дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды.
Концерт җыр-моңга сәләтлеләрне күрсәтсә, икенче яктан мәдәният учакларының эшен чамалавы да кыен түгел... Әйе, чыннан да осталар, талантлылар районда күп, шуңа язмам озынгарак китсә дә, берсенең дә исемен төшереп калдырасым килмәде. Киләчәктә аларга зур-зур сәхнәләрне яуларга язсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: смотр
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: