Заман сулышы

Авыл яшьләрне көтә

Һәрберебез күреп торганча, бүгенгесе көндә яшьләр мәктәпне тәмамлап, шәһәргә китү ягын карый. Анда укып һөнәр үзләштергәннән соң да авылга кайтып эшләргә теләкләре юк. Шулай әкренләп авыл картая, яшьләр кими. Мондый хәлне ничек җайга салырга? Ничек итеп яшьләрне авылга җәлеп итәргә? Бу хакта Лениногорск районы авыл яшьләренең слетында сөйләштеләр. Ул Иске...

Һәрберебез күреп торганча, бүгенгесе көндә яшьләр мәктәпне тәмамлап, шәһәргә китү ягын карый. Анда укып һөнәр үзләштергәннән соң да авылга кайтып эшләргә теләкләре юк. Шулай әкренләп авыл картая, яшьләр кими. Мондый хәлне ничек җайга салырга? Ничек итеп яшьләрне авылга җәлеп итәргә? Бу хакта Лениногорск районы авыл яшьләренең слетында сөйләштеләр. Ул Иске Шөгер Мәдәният йортында узды. Монда авылларда эшләүче яшьләр, студентлар, мөстәкыйль тормышка аяк басарга күп калмаган - чыгарылыш сыйныф укучылары, авыл җирлеге башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре җыелган иде.


Республикада "Аграр яшьләр оешмасы" 2010 елда теркәлә. Әлеге оешма үз эченә республика авыл районнарында яшәүче яшьләрне берләштерә. Оешманың төп максаты - авыл яшьләренең социаль-икътисади активлыгын арттыру. Хәзергесе вакытта "Аграр яшьләр оешмасы "2012-2015 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре" дигән озак вакытлы максатчан программасын эшли. Авыл яшьләрен мәгълүмат белән тәэмин итү, рухи, физик һәм иҗади үсешләрен арттыру, социаль һәм икътисади активлыкны үстерү кебек юнәлешләр каралган. Бүгенгесе көндә районнарда Аграр яшьләр оешмасы"ның бүлекчәләре төзелеп эшли башлаган, шул исәптән Лениногорск районында да. Бу көнне оешмага рәис итеп Миләүшә Глухованы сайлап куйдылар. Ул - Подлесный мәктәбендә укытучы булып эшли. Берничә мәртәбә "Ел укытучысы" конкурсында җиңү яулаган. Лениногорск районында яшь педагоглар оешмасы рәисе дә булып тора. Гомумән, җәмәгать эшләре казанында кайнаучы хатын-кыз.
Шәһәр һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов әйтеп узганча, яшьләр - безнең киләчәгебез. Вакытлар узып тора, алмашка яшь, көчле, куәтле буын килә.
"Алар төрле өлкәләрдә үзләрен сынап карый ала, шул исәптән, авыл хуҗалыгында да. Яңадан-яңа программаларның барысы да ярдәм итү йөзеннән оештырылган. Гаилә фермасы, шәхси хуҗалыкларның үсеше, яшь белгечләргә торак йортлар төзү - болар кайчандыр авыр хәлдә булган хуҗалыкларны, авылларны торгызу юнәлешендә башкарылган эшләр. Дөрес, бәлки тулы куәтенә барысын да эшләтеп җибәрә алмыйбыздыр. Ләкин барысы да үз кулыбызда. Иң мөһиме - мәктәптә, әти-әнидән алган тәрбия - имин, мул тормышның нигезе булып тора, - диде ул.
Соңгы елларда районыбыз хуҗалыкларында да алга китеш барлыгын билгеләп үтте Рәгать Галиәгъзамович. Бүген без алдан әйдәп баручы тырыш җитәкчеләр белән горурлана алабыз. Илдар Могыйнов, Ильяс Ганиев, Солтан Шәйхуллин, Наил Залаковны яшьләргә үрнәк итеп күрсәтте.
- Район прогрессив рәвештә алга барсын иде. Авыл тормышында, аның үсешендә зур көч куючы авыл җирлеге башлыкларына да рәхмәт әйтәсем килә. Алар ярдәмендә генә мин авылның борчу-мәшәкатьләрен белә алам, - диде ул.
Шәһәрдә һәм районда якынча 86 мең кеше яши. Шуның 22 мең 400е - авыл җирендә яшәүчеләр. Ә авыл яшьләре (15 яшьтән 35 яшькә кадәр) - 6 мең 400 кеше. Авыллар, чын мәгънәсендә, эшче яшь кадрларга кытлык кичерә. Бу хакта Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дамир Миңнебаев та борчылуын белдерде. - Авыл җирендә яшәүчеләрнең 1 мең 400е генә - авыл хуҗалыгы тармагында эшли. Элегрәк елларда ике механизаторга бер трактор туры килсә, кызганыч, хәзер киресенчә. Шунлыктан авыл хуҗалыгында көч куючылар, тир түгеп, зур йөкләмә куеп эшлиләр. Безгә белгечләр, эшче куллар бик кирәк, - диде ул.
Авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре әзерләүче югары уку йортларының берсе - Казан дәүләт ветеринар медицина академиясе. Әлеге уку йортыннан профессор, фән докторы, физиология кафедрасы мөдире Тәлгать Гарипов та биредә катнашты. Ул академиянең нинди белгечләр әзерләвен, укырга керү тәртипләре, студентлар тормышы турында сөйләде. Әлбәттә, үзләренә укырга чакырды.
Татарстан Республикасы яшьләр оешмасы советы рәисе урынбасары Руфия Мөхәммәдиева слетта катнашып, Лениногорскида Аграр яшьләр оешмасы төзелүе белән тәбрик итте. Үз чиратында республикада яшьләр берләшмәсе эшчәнлеге белән таныштырды. Республикада 26 яшьләр оешмасы (берләшмә) исәпләнә икән. Яшьләрнең Интернет аша төрле бизнес планнар төзү, шулай ук проектларда катнашып грантлар оту мөмкинлекләре турында тәфсилләп аңлатты.
Төрле перспективалы юнәлешләр булдырылып, авыл яшьләренә, киләчәген авыл белән бәйләүчеләргә мөмкинлекләр күбрәк ачылсын иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: Яшьлђр
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: