Заман сулышы

Берәү җыя, икәү чүпли

Шәһәр мэры карары нигезендә, һәр атнаның сишәмбесе шәһәр һәм районда санитар көн үткәрелә. Ул көнне коммуналь хезмәтләр һәм оешма-предприятиеләр үзләренә беркетелгән территорияне, кибет, халыкка хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүчеләр үз ишегалларын тәртипкә китерергә тиеш. Бу атнаның сишәмбесендә әлеге карарның үтәлүен күзәтү өчен, шәһәрнең бер ягы буйлап, рейдка чыгып киттек. Шәһәрнең халык...

Реклама

Шәһәр мэры карары нигезендә, һәр атнаның сишәмбесе шәһәр һәм районда санитар көн үткәрелә. Ул көнне коммуналь хезмәтләр һәм оешма-предприятиеләр үзләренә беркетелгән территорияне, кибет, халыкка хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүчеләр үз ишегалларын тәртипкә китерергә тиеш. Бу атнаның сишәмбесендә әлеге карарның үтәлүен күзәтү өчен, шәһәрнең бер ягы буйлап, рейдка чыгып киттек.

Шәһәрнең халык телендә 55 нче квартал дип йөртелүче җирендә яңа йортлар урнашкан. Толстой һәм Садриев урамнарына керә икән алар. Матур яңа йортлар булгач, ишегалды да җыештырылгандыр, дип уйлыйсың. Бу беренче карашка, чыннан да, шулай, ишегаллары тәртиптә, монда чисталык хөкем сөрә, балалар мәйданчыгы да яңа. Карап торырга да рәхәт. Комлыкта чыр-чу килеп балалар уйный, эскәмиядә яшь әниләр балаларын күзәтә. Ара-тирә шешә, пыяла ватыклары күренгәли, әмма монысына түзәрлек. Ә чүп савытлары янына якынрак килсәң, хәл катлаулырак. Чүп савытлары буш, ә чүплек тирәсе көнкүреш калдыклары белән шыплап тутырылган. "Тутырылган" диюем юкка түгел, чүп бер-берсе өстенә тыгыз итеп өеп куелган. Монда тәнкыйть сүзләре ике адреска: өеннән алып чыккан чүпне кулын бераз гына күтәреп, чүп савытына сала алмаган кешеләргә һәм аны җыештыручыларга төшә. Санитар көн, вакыт төшкә якынлаша, әмма җыештыручы якын-тирәдә күренмәде.
Ә менә Шашин, Лермонтов урамнарын башкаларга үрнәк итеп күрсәтергә була. Монда коммуналь хуҗалыкларның кулы уйнаганы әллә каян сизелеп тора. Күрәсең, алар санитар сишәмбене көтеп ятмый. Чүп контейнерлары көнкүреш калдыкларыннан арындырылган, газондагы үлән чабылган. Шашин урамы, 51 "А" йорт янындагы балалар мәйданчыгы (1 нче фото) төзекләндерелеп, өр-яңа кыяфәткә кергән, балаларга - уйнар өчен ком китерелгән. "Ак исемлек"кә, шулай ук, Кошевой, Садовая урамнарын да кертергә була. Крупская урамы (2 нче фотода) бу исемлектән төшеп кала. Киләчәктә дә бу урамнарда чисталык саклансын иде. Ә менә Дала урамына кулга пирчәткә киеп керергә кирәк. Ник дигәндә, чүплек тулып ташыган, юлда көнкүреш калдыклары аунап ята. Мондый тәртипсез, чүплеккә баштанаяк чумган урам шунда яшәүчеләргә карата нәфрәт тудыра. Хәер, монда халыкны гына гаепләп калдыру бик үк дөрес булмас. Чүплеккә каршы якта урнашкан кибетнең дә табигатьне пычратуда гаебе юк түгелдер. Чөнки калдыкларның байтак өлешен әрҗәләр, азык-төлек коробкалары алып тора. Санитар көннең яртысы үтүенә карамастан, аның тирәсендә дә җыештыручы күренмәде. Рейд барышында подъезд төбендә утыручы өлкәннәр белән дә сөйләшеп алырга туры килде. Алар Советлар Союзы чорын сагына.
- Хәзер бит чүпнең дә ниндие генә юк: кәгазь, пыяла, пластик һәм башка без белмәгән нәрсәләр. Ул вакытта макулатура, чүпрәк җыю дигән нәрсә бар иде. Бер пыяла шешә өчен 12 тиен акча түләгән чор әле дә исемдә,- диде бер әби.
Әбинең сүзләрендә дә дөреслек бар. Европаның күп кенә цивилизацияле илләрендә чүпне төрле сортларга аерып җыю мәсьәләсе әллә кайчан хәл ителгән. Пыяла, кәгазь, картон, чүпрәк, пластик әйберләр - һәрберсе аерым контейнерларга түгелә. Чүп савыты тулу белән, махсус машиналар аларны эшкәртеп, яңа продукция эшләү өчен завод-фабрикага тапшыра. Чүп тә азрак, чималга да экономия. Ә бездә бөтенесе бер өемгә өелә һәм санкцияләнмәгән чүплек мәйданы хасил була. Безгә цивилизациягә җитәргә, күрәсең, иртәрәк әле...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: