Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Без яшибез, димәк, балкыйбыз!

Фотода - шәһәребезнең 2 нче мәктәп укучылары. Татарстанда Тарихи-мәдәни мирас дип игълан ителгән елда укытучыларың, әти-әниләрен генә түгел, күпсанлы тамашачыны да куандырып чыгыш ясаган VII "А" сыйныфы укучылары алар. Елмаюлары да, кулларындагы байлык - тиңдәшсез галим Ризаэддин Фәхреддин китаплары да игътибарлы укучыга күпне сөйли. Бу укучылар Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан...

Фотода - шәһәребезнең 2 нче мәктәп укучылары. Татарстанда Тарихи-мәдәни мирас дип игълан ителгән елда укытучыларың, әти-әниләрен генә түгел, күпсанлы тамашачыны да куандырып чыгыш ясаган VII "А" сыйныфы укучылары алар. Елмаюлары да, кулларындагы байлык - тиңдәшсез галим Ризаэддин Фәхреддин китаплары да игътибарлы укучыга күпне сөйли. Бу укучылар Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан Коръән елы дип аталган елда Урыссуда "Рухи кыйммәтләребезне - халыкка" дигән беренче региональ конкурста катнаштылар.

Чыгышлары "Әхлак - яшәеш нигезе" дип исемләнгән иде. Шагыйрь сүзләре белән әйтсәк:
Борынгыдан килгән васыятьне
Изге иман итеп саклыйбыз.
Безнең яшәү - яшәү генә түгел,
Без яшибез, димәк, балкыйбыз.
Залдагы тамашачы алкышлары белән дә, рәхмәтләре белән дә зурлады укучыларны. Алай гына да түгел, балаларны кочып алып: "Сәхнәдәге тәртибегез, бер-берегез сүзенә игътибарлы булуыгыз, җөмләләрне һәр тамашачы күңеленә, йөрәгенә, бәгъренә үтеп керерлек итеп сәнгатьле укуыгыз сокландырды безне, балалар! Елап рәхмәт әйтү өчен гаҗәпләнмәгез, үзебезчә, чын татарча бит чыгышларыгыз", диде тамашачы һәм оештыручылар да. "Сез татар мәктәбендә укучы балалардыр" дигән сүзләр укучылар һәм укытучылар өчен дә югары бәя булып кабул ителде, билгеле. "Яши икән бит телебез, бар икән дәвамчыларыбыз" дигәнгә кем генә битараф булсын инде!
Чыгыш Ризаэддин Фәхреддин, репрессия корбаны Галимҗан Ибраһимов, бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри әсәрләренә нигезләнеп төзелгән сценарий буенча барды. Үзләре дә эчтәлеккә бик таләпчән булып, күңелләренә якын җөмләләр сайладылар. Укучыларга бирелгән Дипломда, "Иң гүзәл кеше ул - башкаларга изгелек итә белүче" дигән сүзләр уйландырырлык.
"Әхлак ул - изге иман итеп сакланган борынгыдан килгән халык васыяте. "Әдәпле, тәртипле, намуслы, инсафлы, воҗданлы, шәфкатьле - менә нәрсә ул әхлак",- дип Салават башласа, Данил: "Әхлаксыз кешедә бу сыйфатлар буламы?",- дип сорау бирде. Наилә җавабында: "Мәктәптә дә, урамда да үзен тәртипсез тотучыны, әшәке сүзләр сөйләүчене әхлаксыз, тәртипсез, оятсыз дип атыйлар",- диде. Ләйсән үз тәкъдимен өстәде: "Наилә әйткән сүзләр белән килешәм", диде һәм Г.Ибраһимовның бер җөмләсен җиткерде: "Гарәпләр Европаның исерткечләренә якын бармыйлар иде". Гүзәл исә: "Исерткечләр - явызлыклар анасы, ягъни бөтен әшәкелекләр анасы дигәнне онытмыйк",- диде.
Телевизордан, Интернеттан агылган әхлаксызлык үзләрен борчыса да, җаваплары катгый булды укучыларның. "Ямьсезлекне, тәртипсезлекне күрсәтәләр икән, уйлый алабыз: мин бу начарлыкны эшләмәячәкмен. Кеше икәнсең, белемле-гыйлемле бул. Халкыбыз арасында таралган әхлаксызлык сине куркытмасын. Безнең буын бу ямьсез гадәтләрнең колы булып яшәмәс. Дәреслекләрдә, менә бу китапларда да - безгә кирәкле киңәшләр" дип укучылар Г.Ибраһимов, К.Насыйри, Р.Фәхреддин әсәрләренең исемнәрен атадылар.
Мәктәп укучыларын инде күптән пенсиядәге укытучылар да онытмый икән. Коръән елы уңаеннан очрашуларның берсенә мәктәпкә килгән укытучы-кунак:
- Конкурста катнашачагызны белеп, ишетеп килдем балалар,- дип башлады сүзен. - Укудагы, спорттагы уңышларыгызга без дә сөенәбез. Халкыбызның мең еллардан бирле гыйлемле, тәртипле, намуслы, инсафлы, вөҗданлы, шәфкатьле яши белеп гомер итүен, "явызлар анасы"н тәнкыйтьли белүегезне ишетү - барыбыз өчен дә куаныч.
Кунак-укытучы укучыларга бакыйлыкка күчкәннәрнең васыятен мөнәҗәте белән әйтте:
Зинһар өчен, балам, Коръән укы,
Тыныч булсын, диеп әнкәең.
Атна кичләрендә җаным кайтыр
Ак күбәләк булып, бәбкәем.
Бу васыять-үтенечкә дә тапкыр булды VII "А"ларның җавабы. Коръәннән аять-сүрәләр инде вафат булганнар өчен генә түгел, бу дөньяда матур яшәү өчен, Аллаһны олылап, аңа рәхмәт әйтер өчен укыла. "Коръән ул - фән". "Коръән ул - күп фәннәргә юл күрсәтүче". "Сүрә-аятьләрне кеше мактану өчен түгел, әдәпле-әхлаклы, гыйлемле булу өчен өйрәнә",- дигән җаваплар битараф калдырмады.
Ютазы, Бөгелмә, Баулы районнарыннан килгән командалар белән ярышта югалып калмауларын 2 нче мәктәпнең ана теле һәм әдәбияты укытучыларының уңышы дип кабул иттеләр. Жюри саллы бүләк - Коръән-Кәрим бүләк итте. Ә шәһәр мәчетеннән укучыларга бирелгән бүләкләр арасында "Гыйбадәте исламия"нең дә булуы уйландырыр балаларны. Ул бит - халкыбыз әхлагының нигезен аңлаткан кадерле китап.
Фотода (сулдан-уңга): Наилә, Салават, Гүзәл, Илнур, Диләрә, Ринат, Альбина, Данил, Ләйсән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мђктђп

2
X