Заман сулышы

Безне кемнәр дәвалый?

Бүгенге көндә табиблардан югары сыйфатлы хезмәт белән берлектә, сабырлык, пациент белән аралашуның яңа төрләре, юллары сорала. "Табиб кешене дару белән генә түгел, сүз белән дә дәваларга тиеш",- диелде йомгаклау киңәшмәсендә. Ул Мәдәният сараенда үтте. Дәвалау учреждениеләренең узган елгы эшчәнлегенә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Наил Нигъмәтуллин нәтиҗә ясады, агымдагы елга...

Реклама

Бүгенге көндә табиблардан югары сыйфатлы хезмәт белән берлектә, сабырлык, пациент белән аралашуның яңа төрләре, юллары сорала. "Табиб кешене дару белән генә түгел, сүз белән дә дәваларга тиеш",- диелде йомгаклау киңәшмәсендә. Ул Мәдәният сараенда үтте.


Дәвалау учреждениеләренең узган елгы эшчәнлегенә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Наил Нигъмәтуллин нәтиҗә ясады, агымдагы елга бурыч-максатлар билгеләде.
Билгеле булганча, район үзәк хастаханәсе составына 7 дәвалау-профилактика учреждениесе керә. Болар - үзәк район һәм шәһәр хастаханәләре, медсанчасть, Шөгер участогы, Иске Куак амбулаториясе, ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе һәм стоматология поликлиникасы. Моннан тыш, 30 фельдшер-акушерлык пункты бар.
Хастаханә тәүлек буена дәваланучылар өчен 453, көндезгеләр өчен 85 һәм өйдә торып (стационар) тернәкләнүчеләр өчен 42 урын белән тәэмин ителгән.
Кадрлар белән тәэмин ителеш 51 процент, медицина хезмәткәрләре белән - 22. Сәламәтлек саклау өлкәсе, билгеле булганча, педиатр, акушер-гинеколог, реаниматолог, травматолог, нейрохирург, офтальмолог кебек югары квалификацияле белгечләргә кытлык кичерә иде. Әлеге мәсьәлә, хакимият белән берлектә, уңай якка хәл ителде. Элеккеге инфекция хастаханәсе бинасы өч катлы торак йорт итеп реконструкцияләнде. Моннан тыш, заманча җиһазландырылган кабул итү бүлмәсе, медэкспертиза бүлеге сафка басты.
Бер-ике ай элек узган киңәшмәдә, үлүчеләр саны арту сәбәпле, төп бурыч - аларның санын киметүгә юнәлдерелгән иде. Һәм, әйтергә кирәк, тышкы сәбәпләрдән үлүчеләр саны сизелерлек кимегән. Ләкин йөрәк авыруы белән үлүчеләр әлегә кимеми. Икенче урынны онкология алып тора.
2012 елга "Сәламәтлек" проектын тормышка ашыру төп бурыч булып кала бирә. Аның кысаларында, халыкка түләүсез һәм түләүле медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту, камилләштерү, үлүчеләр санын киметү буенча актив эш алып бару кебек максатлар куелды.
Фатир бәрабәренә башка төбәктән безгә эшләргә килгән туберкулез диспансеры баш табибы Булат Хәмитов медицина өлкәсендәге кайбер җитешсезлекләрне күрсәтте:
- Инновацион технологияләр чәчәк аткан заманда медицина алга таба атлый. Дәвалау учреждениеләре берсеннән-берсе заманча җиһазлар белән тәэмин ителә. Замана белән бергә табибларга да алга атларга туры килә. Заманча яңа җиһазларда эшләү өчен, компьютерны үзләштерү мөһим. Бу яктан без бераз аксыйбыз әле. Квалификацияне күтәрү, медицина дәреслекләрен яңадан карап чыгу, "акыллы машинаны" үзләштерү генә югары нәтиҗәләр бирәчәк,- диде ул.
Үзен Лениногорскида җылы каршы алып, фатир белән тәэмин итүләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде Булат Рәмзиевич.
Тубдиспансер баш табибы буларак, әлеге юнәлештә җиң сызганып эшләү кирәклеген ассызыклады ул. Ә менә шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов халыкның медицина хезмәткәрләреннән зарлануын җиткереп:
- Сез халык сәламәтлеген кайгыртучы, шуңа да халык, аеруча өлкәннәр белән аралашуда мөмкин кадәр сабыр, ягымлы булырга тырышыгыз.
Халык җыеннарында "Табиблар дорфа", дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде. Ләкин монда сезне генә дә гаепләп булмый. Чөнки кешеләрнең күбесе үзен тәрбиясез тота. Әдәпсезлек, тәрбиясезлекне спорт та, табиб та, башка берәр чара да җиңә алмый,- диде.
Хастаханәдә күп еллар фидакарь хезмәт куйган Зинаида Малеина хезмәте өчен медаль белән бүләкләнде. Ул медицинага һәм, гомумән, шәһәребезгә 1959 елда килгән. "Ул чорда шәһәр юк иде әле. Кешеләр баракларда яши, уңайлыклар тудырылмаган иде. Әнә шундый шартларда эшләргә, халыкны дәваларга гына түгел, чисталыкка өйрәтергә дә туры килде", - дип искә ала Зинаида Федоровна. Ул Писмән станциясе участогында эшләгән. Аның кулыннан шифа күргән кешеләр бүген дә рәхмәт әйтеп туя алмый. Гиппократ антына тугры калып, табиб исеменә чын мәгънәсендә ия булган Зинаида ханымның эшчәнлеге горурланырлык, сокланырлык. Бүгенге көндә күп медицина хезмәткәрләренә ул үрнәк тә, киңәшче дә, остаз да. Ул да соңгы арада өлкәннәрнең табиблардан зарлануын әйтте. Башы яисә эче авыртса, кешеләр хастаханәгә - табибка барудан баш тарта, ярдәм сорап даруханәгә килә икән. Кешенең тәне генә түгел, күңеле дә дәвалануга мохтаҗ икәнен истән чыгармасын иде табиблар,- диде ул, киңәшмәгә нокта куеп.
Әйе, күчеп килгән яңа белгечләр белән берлектә сәламәтлек өлкәсен үстерү буенча эшлиселәр шактый, үзгәрешләр алда әле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: Табиб
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: