Заман сулышы

Бүген илебездә матәм көне

Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, бүген Россиядә матәм көне дип игълан ителде. Бу Россия туристларын алып кайтучы самолет фаҗигасе белән бәйле. Исегезгә төшерәбез: 31 октябрь иртәсендә Мисырдан Россия туристларын алып кайтучы самолет һәлакәткә очрады. "Когалымавиа" авиакомпаниясенең Airbus A-321 самолеты Шарм-эл-Шейхтан очып киткәч, Синай ярымутравы өстендә радар экраннарыннан югала. Аннары...

Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, бүген Россиядә матәм көне дип игълан ителде. Бу Россия туристларын алып кайтучы самолет фаҗигасе белән бәйле.
Исегезгә төшерәбез: 31 октябрь иртәсендә Мисырдан Россия туристларын алып кайтучы самолет һәлакәткә очрады. "Когалымавиа" авиакомпаниясенең Airbus A-321 самолеты Шарм-эл-Шейхтан очып киткәч, Синай ярымутравы өстендә радар экраннарыннан югала. Аннары самолет егылып төшкән урын да табыла. Һәлакәткә очраган самолетта 7 экипаж вәкиле һәм 217 пассажир булган, шуларның 24е - балалар.
Матәм көне булганга күңел ачу чаралары уздырылмаячак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: