Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Бүген Лениногорскида “Буран” планы игълан ителде

Бүген - 17 гыйнвар көнне Лениногорск карга күмелде. Район һәм шәһәрдә яшәүчеләр кышның көчен сизде: машиналар чыга алмый, сукмак юк, тез тиңентен карга батып, балаларны балалар бакчасына, мәктәпкә озаттык та, эшкә килдек. Төн эчендә бөтен юлларны тутырганга, махсус техника чистартырга өлгермәгәнгә, бүген Лениногорскида "Буран" планы игълан ителде. "Төзекләндерү һәм яшелләндерү"...

Бүген - 17 гыйнвар көнне Лениногорск карга күмелде. Район һәм шәһәрдә яшәүчеләр кышның көчен сизде: машиналар чыга алмый, сукмак юк, тез тиңентен карга батып, балаларны балалар бакчасына, мәктәпкә озаттык та, эшкә килдек.
Төн эчендә бөтен юлларны тутырганга, махсус техника чистартырга өлгермәгәнгә, бүген Лениногорскида "Буран" планы игълан ителде.
"Төзекләндерү һәм яшелләндерү" җәмгыятеннән алган мәгълүматлар буенча, Лениногорскида хәзерге вакытта өч грейдер, дүрт самосвал, бер роторлы кар чистарткыч, шулай ук дистәләрчә трактор һәм башка махсус техника кар белән "көрәшә".
Иң элек алар үзәк урамнарны, аннан аларны кисүче башка урамнарны чистартачак. Әмма буран тын алырга ирек бирми, шуңа да берьюлы бөтен җиргә дә өлгерү мөмкин түгел. Синоптиклар мәгълүматы буенча, буран кичкә таба гына тынар дип көтелә. Иртәгә алар Лениногорскида 15 градус салкынлык һәм җиңелчә кар вәгъдә итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: буран