Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

“Бәкер” шифаханәсендә Фаяз Ибраһим улы Ибраһимовка һәйкәл ачылды (фотолар)

"Бәкер" шифаханәсе территориясендә бүген шифаханәнең элекке баш табибы Фаяз Ибраһимовка һәйкәл ачылды. Тантанага бик күп кеше җыелган иде: Казаннан, шәһәрдән, якын-тирә авыллардан килгәннәр, шифаханә хезмәткәрләре җыелган. Һәйкәлне республика профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм Фаяз Ибраһимовичның улы, шифаханәнең баш табибы Марат Ибраһимов ачып җибәрде. -Бу- безнең өчен бик истәлекле көн,...

"Бәкер" шифаханәсе территориясендә бүген шифаханәнең элекке баш табибы Фаяз Ибраһимовка һәйкәл ачылды.


Тантанага бик күп кеше җыелган иде: Казаннан, шәһәрдән, якын-тирә авыллардан килгәннәр, шифаханә хезмәткәрләре җыелган.

Һәйкәлне республика профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм Фаяз Ибраһимовичның улы, шифаханәнең баш табибы Марат Ибраһимов ачып җибәрде.

-Бу- безнең өчен бик истәлекле көн, - дип билгеләп үтте чыгыш ясаучылар. Фаяз Ибраһимовичның баш табиб булып торганда башкарган хисапсыз эшләрен, кешелеклелек, игелеклелек үрнәге булып торуын искә алдылар.

Ахырдан һәйкәлгә чәчәкләр куелды. Анда "Бәкерем" яшәсен өчен, яралган минем җаным" дигән сүзләр уелып язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев