Заман сулышы

Бөркетләр үскән нигез

Хәзер заманы шундый инде: өч газизе булса, ханымнарны күп балалы әниләр рәтенә кертәләр. Ә элек соң башкача булган бит: итәк тутырып, биш-җиде баланы аякка бастыручыларга сокланып карыйбыз. Шушы көннәрдә үземә дә шундый күп балалы, аннан да бигрәк, биш малай (!) үстереп, олы тормыш юлына чыгаручы әни белән очрашырга туры килде....

Реклама

Хәзер заманы шундый инде: өч газизе булса, ханымнарны күп балалы әниләр рәтенә кертәләр. Ә элек соң башкача булган бит: итәк тутырып, биш-җиде баланы аякка бастыручыларга сокланып карыйбыз. Шушы көннәрдә үземә дә шундый күп балалы, аннан да бигрәк, биш малай (!) үстереп, олы тормыш юлына чыгаручы әни белән очрашырга туры килде. Ул - Керкәле авылында яшәүче Фәния Мифтахова.


Аның үзенә ата тәрбиясе күреп үсәргә насыйп булмаган. "Әти сугышка киткәндә бер яшьлек булып калганмын. Әни абый белән мине, авыр, газаплы еллар булуга карамастан, аякка бастырды",- дип искә ала Фәния апа. Әнисе аларга тәрбия, әдәп-әхлак төшенчәсен хезмәт аша салган. Соң башкача мөмкин дә түгел, сугыштан соңгы елларда тормышның авырлыгын әниләребез, әбиләребез сөйләүләре буенча беләбез бит. Тол килеш, юклыкта балаларын кеше итүчеләргә мәңгелек дан укырлык. Фәния апа әнә шундый әнисе булуы өчен сөенә, аңа карата рәхмәтләре зурдан. Ул үзе алган тәрбияне балаларына да сеңдерергә тырышкан. Моның өчен әллә ниткән университетлар да бетермәгән, бары туган авылы Тукмакта V класс белем алганнан соң аңа тормыш мәктәбе сынаулары аша узарга туры килгән. Атны үзе җигеп, йөк тарттырып, тагып йөрүләрен искә алып сөйләде. Аннан соң Тукмакта ул вакытта колхоз рәисе булып эшләгән Харис Гыйләҗев чакыруы буенча фермага сыер саварга килә. Һәм лаеклы ялга чыкканчы, 41 ел буе аның кул-беләкләре ару-талуны белмичә хезмәт иткән. Ул кулларга күп төшкән инде, ник дигәндә, саву аппаратлары юк бит. "Без гомер буе шулай кул белән саварбыз, дип уйлаган идек, ләкин андый көннәр килде",- дип сөйли Фәния Җәгъфәр кызы.
Булачак тормыш иптәшен - Фәрит абыйны Тукмак белән Керкәле колхозлары бергә кушылгач, бирегә сыер саварга йөреп эшләгәндә очрата. Менә инде 51 ел алар тормышның ачысын-төчесен бергә күреп, җигелеп тарталар. Башта иренең әти-әнисе белән яшәп, аннары үзләренә дүрт почмаклы өй салып керәләр.
Фәния ападан элек һәм хәзер тәрбия бирү арасында нинди аерма булуын сорагач, ул: "Замана үзгәрсә дә, тәрбиянең асылы шул кала: һәрвакыт яхшылыкка, олыны - олы, кечене - кече итәргә өйрәттек. Оныкларыма да шуны әйтәм. Хәзерге балаларга мөмкинлекләр күбрәк инде. Әле безнекеләргә дә ул хәтлесе эләкмәде, улларым минем кул арасында, кормушкада үсте. Балалар бакчасына да йөрмәделәр. Без эштә вакытта бер-берсен карашып, зурайдылар, егет булдылар",- диде.
Әйе, эш-хезмәт аша салынган тәрбиянең нәтиҗәсе күренә, алар хәзер уллары тарафыннан кадер-хөрмәт тоеп яши. "Җәен кайтып, малларга азык әзерләп китәләр, бәләкәе Лениногорскида яши, якында булгач, ул да һәрвакыт булышлык күрсәтә. Ярдәмнәреннән ташламыйлар",- ди әниләре.
Үзләре дә тик тора торганнардан түгел, ат җигеп, җиләккә дә, гөмбәгә дә китеп баралар икән. Шунда берочтан мунчага себерке дә алып кайталар. Һәр авыл кешесе сыман, яздан-көзгә кадәр бакчада эшлиләр. Кызык кына кешеләр үзләре тагын. Фәрит абый хатыны турында фикерен җиткергәндә: "Уңдым",- ди, ә Фәния апа, ишетмәгәнгә салышып: "Туйдым дип әйтәме?",- ди.
Ә шулай да киткәндә тел очында торган сорауны бирмичә түзә алмадым:
- Фәния апа, малайлар арасында ник бер кызым булмады икән, дип үкенмисезме?
- Юк, улларыбыз кызлардан да әйбәт, тәртипле булып үстеләр, кирәк чакта эшкә сыер саварга да бардылар, шунлыктан бер дә үкенмәдем,- дип турыдан әйтте дә бирде.
Бөркетләр очырган нигез, ягъни Мифтаховлар нәселе дәвам итәчәк. Чөнки биш малайга тугыз онык, шуның берсе генә кыз икән. Аларның да әти-әниләре кебек тәрбияле булачакларына, Фәния апа белән Фәрит абый кебек ипле, мәгънәле тормыш итәчәкләренә шик юк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: