Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Чиста булса – үзебезгә күңелле

Узган шимбәдә шәһәр һәм район күләмендә өмә үтте. Көрәк, тырма, себерке кебек кораллар эшкә җигелде. Ә без, җирле массакүләм мәгълүмат чаралары корреспондентлары, фотоаппарат, ручка, блокнот тотып, шәһәрнең чүптән арынуын күзәтергә чыгып киттек. Иртәнге сәгатьләрдән үк Мәдәният сарае тирәсендә һәм Г.Тукай һәйкәле янында мәдәният хезмәткәрләре эшли иде. Көнкүреш калдыкларын, корыган үлән-яфракларны...

Узган шимбәдә шәһәр һәм район күләмендә өмә үтте. Көрәк, тырма, себерке кебек кораллар эшкә җигелде. Ә без, җирле массакүләм мәгълүмат чаралары корреспондентлары, фотоаппарат, ручка, блокнот тотып, шәһәрнең чүптән арынуын күзәтергә чыгып киттек.


Иртәнге сәгатьләрдән үк Мәдәният сарае тирәсендә һәм Г.Тукай һәйкәле янында мәдәният хезмәткәрләре эшли иде. Көнкүреш калдыкларын, корыган үлән-яфракларны капчыкларга тутырып, билгеле бер урынга ташыдылар. Ленин проспектындагы аллеяда да эш кызу темплар белән барды. Монда "Контакт-С" җәмгыяте хезмәткәрләре, 2нче мәктәп укучылары, нефть монументы тирәсендә Лениногорск нефть техникумы студентлары эшләде. Алар газоннардагы чүп-чарны җыеп, машинага төяде, юл тирәләрен кырып-себерде, урыны-урыны белән әле һаман да эреп бетмәгән карны таратты.
- Үзебезгә беркетелгән территорияне тәртипкә китерүдә "Контакт-С" җәмгыятенең барлык структур бүлекчәләре дә катнаша. Быелгы шимбә өмәсенә теләп чыктык, бүген көне дә матур бит. Чүп-чар җыю белән беррәттән, агачларны да акшарлап барабыз. Техника үзебезнеке. Ул биредә җыештырып йөрүче мәктәп укучылары һәм реабилитация үзәге хезмәткәрләренә дә ярап куйды, - ди "Контакт-С" җәмгыятенең спорт буенча методисты Вадим Иванов.
Чайковский урамын җыештырып йөрүчеләр дә кырмыска оясын хәтерләтә иде. Үзләренә беркетелгән территорияне тәртипкә китерергә "Стрела-М", "Татнефтеснаб" , "ОРТЭКС" җәмгыяте хезмәткәрләре чыккан.
- Бездән бүгенге өмәдә ике дистәдән артык кеше, ике берәмлек техника катнаша. Чүп-чарны, корыган яфрак һәм агач ботакларын җыябыз, шунда ук газоннарны да себереп барабыз, - ди "Стрела-М" җәмгыятендә машина йөртүче булып эшләүче Айдар Хәлимов.
"Татнефтеснаб" җәмгыяте хезмәткәрләре үзләренә беркетелгән территорияне чистартырга күмәкләшеп чыккан. Чайковский-Крупская урамнары киселешеннән Чайковский-Кошевой урамнары киселешенә кадәр сузылып, барысы да "мәш" килеп, газоннарны себерә, көнкүреш калдыкларын машиналарга төяп бара иде . Цех мастеры Юрий Васильев сүзләренчә, өмәгә 100 процент чыкканнар. Җыеп алынган капчык-капчык чүпне махсус урынга ташып, артларыннан бер чүп әсәре дә калдырмыйча җыештырды алар.
- Үзебез яши торган шәһәрне җыештырырга кирәк, берсүзсез. Чөнки бөтен җир ялт итеп торса, безгә дә күңелле бит, - ди мастер.
- Шәһәрне тәртипкә китерү өчен һава торышы да матур булды. Шимбә өмәсенә барлык мәктәпләр, студентлар, промышленность предприятиеләре хезмәткәрләре чыккан. Әлбәттә, өмә бүгенге көн белән генә чикләнеп калмаячак, җыештыру эшләре атна дәвамында барачак, чөнки кайбер урыннарда кар әле дә булса эреп бетмәгән, - диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк.
Өмәдә барлыгы 30 меңнән артыграк кеше катнашты. 350 берәмлек махсус техникада 2 мең 458 кубометр чүп чыгарылды, дип хәбәр иттеләр башкарма комитеттан.
Шулай да, кеше кулы тимәгән урыннар да җитәрлек әле. Шушы көннәрдә экологик рейд үткәреп, территорияләрен чистартмаган шәхси эшмәкәрләр, оешмаларны штрафка тартырга, диде шәһәр мэры атналык планеркада. Ә район һәм шәһәрне чистарту дәвам итә.
Өмәдән фотоларны "Заман сулышы" сайтының "Фотогалерея" бүлегеннән карарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: субботник