Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Чисталык табиблары

Халыкның тормыш-көнкүрешен торак-коммуналь хуҗалык хезмәтеннән башка күз алдына китерәсезме? Юктыр, мөгаен. Ә бит көнкүрешебезне уңайлы итү өлкәсендә нәкъ менә аларның роле бүген аеруча әһәмиятле. Дистә елга якын тәртип һәм чисталык сагында торучы "Оникс" җәмгыяте хезмәткәрләре өчен әлеге сүзләр тирән мәгънәгә ия. Алар карамагына керүче торак йортлар, муниципаль биналар яисә хосусый...

Халыкның тормыш-көнкүрешен торак-коммуналь хуҗалык хезмәтеннән башка күз алдына китерәсезме? Юктыр, мөгаен. Ә бит көнкүрешебезне уңайлы итү өлкәсендә нәкъ менә аларның роле бүген аеруча әһәмиятле. Дистә елга якын тәртип һәм чисталык сагында торучы "Оникс" җәмгыяте хезмәткәрләре өчен әлеге сүзләр тирән мәгънәгә ия. Алар карамагына керүче торак йортлар, муниципаль биналар яисә хосусый милек территориясенең чисталыгы моның ачык дәлиле.


Җәмгыятьтә бүген 49 кеше эшли. Һәрберсенә җитәкчелек уңай бәя бирә. Баш бухгалтер Елена Звонарева, икътисадчы Әлфия Чебурашкина, мастер Любовь Быковских, директор урынбасары Илнур Зыятдинов, җыештыручылар - Н.Качевская, Т.Журавлева, С.Иванова, Г.Пузанова, О.Филочкина, З.Нәҗметдинованы директор аеруча мактап телгә ала.
- Алар күңеленә кешегә карата җылы мөгамәлә дә, аңлашып эшли белү кебек яхшы сыйфат һәм намус белән җаваплылык та сыйган, - ди ул.
Агач остасы А.Романов, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар Д.Закиров белән Р.Вахидов, слесарьлар Н.Матвеев, Н.Ширманов, И.Гайнетдинов, машина йөртүче И.Мингалимов, тракторчы В.Ильмуков, эшче Ю.Ерофеев, мастер Ф.Шәйхетдинова һәм Т.Кшининаны да Риф Радмилович җәмгыятьнең тоткасы дип атый.
- Алар булганда эш өчен кайгырмыйм. Кыш көннәрендә күбесенең эше иртәнге дүрттә үк башлана. Халык торып чыкканчы, юлларны-тротуарларны кардан чистартып өлгерергә кирәк. Алар моны аңлый һәм эшләренә зур җаваплылык белән алына, - ди ул.
Җәмгыять оешкан беренче көннәреннән үк бүгенгә кадәр эшләүчеләр барлык коллективның 50 процентын диярлек алып тора. Әмма гади эшкә яшьләр дә теләп алына.
- Яшьләр белән дә, олылар белән дә дус булырга тырышам, килеп туган проблемаларны читкә чыгармыйча, үз арабызда гына хәл итәбез. Шуңа да хезмәткәрләр оялып тормый, турыга миңа мөрәҗәгать итә, - ди Риф Радмилович.
Хөрмәтле коллегалар, коммуналь өлкәдә эшләүче фидакарь хезмәт ияләре һәм лаеклы ялга чыккан ветераннар!
Торак-коммуналь хуҗалыгы илебездә иң катлаулы өлкәләрнең берсе булып санала. Әмма шулай булса да, ару-талуны белмичә, көн-төн чисталык сагында торучылар - нәкъ менә коммуналь предприятие хезмәткәрләре. Барчагызны да һөнәри бәйрәм белән тәбрик итеп, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, тыныч тормыш һәм мәхәббәт телим.
Риф Зыятдинов, "Оникс" җәмгыяте директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коммуналь предприятие