Заман сулышы

Эшле булу – киләчәккә ышаныч ул

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән Лениногорскида булып китте. Эш мэриянең актлар залында торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыру һәм республиканың мәгариф объектларына капиталь ремонт ясау мәсьәләләренә багышланган видеоконференциядән башланып китте. Шуннан соң республика башлыгы берничә мөһим объектны ачу тантанасында һәм сессия утырышында катнашты. Беренче объект - "Лениногорсклес" учреждениесе территориясендә урнашкан...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән Лениногорскида булып китте. Эш мэриянең актлар залында торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыру һәм республиканың мәгариф объектларына капиталь ремонт ясау мәсьәләләренә багышланган видеоконференциядән башланып китте. Шуннан соң республика башлыгы берничә мөһим объектны ачу тантанасында һәм сессия утырышында катнашты.


Беренче объект - "Лениногорсклес" учреждениесе территориясендә урнашкан Янгын-химик станциясе иде. Тантанада шулай ук "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Ш.Тәхаутдинов, республиканың муниципаль берәмлекләре Советы рәисе М.Шакиров һәм башка рәсми кунаклар катнашты.
Татарстанның урман хуҗалыгы министры Н.Мәһдиев әйтеп үткәнчә, ул Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы урманнарда чыккан янгынны сүндерү өчен хезмәт итәчәк. Станция безнең төбәктәге дистәдән артык районның "Урман хуҗалыгы территориясен" колачлаячак.
Станция махсус техника, янгын сүндерү чаралары, элемтә һәм башка төр җиһаз белән тәэмин ителгән. Янгын чыга калса, Лениногорск янгын сүндерүчеләре тиз арада билгеләнгән урынга килеп җитәргә тиеш. Республикада урманнар 53 мең гектар җирне алып тора, димәк, әлеге төр станцияләр төзү мөһим роль уйный. Республикада бүген алар - дүртәү: бездә, Сабада, Биектау һәм Кайбычта бар.
Янгын сүндерү техникасы өчен федераль, республика һәм җирле бюджеттан барлыгы 70 миллион сум күләмендә финанс бүлеп бирелгән. Моннан тыш, ремонт һәм җиһазлар өчен җирле бюджеттан 13 миллион сум бирелгән. Янгын-химик станциясе персоналы кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Станциядә тәгәрмәчле һәм чылбырлы тракторлар, бульдозерлар, барлыгы 18 берәмлек техника эшли.
Янгын-химик станциясеннән соң "ТМС-Буровой Сервис" җәмгыятенә юнәлделәр. 2009 елның май аенда оештырылган әлеге предприятие, бораулау җиһазларын ремонтлау өчен комплекслы чаралар күрсәтүгә юнәлтелгән. Ул заманча производство цехлары, бораулау техникасын әзерләү технологияләре белән тәэмин ителгән. Татарстаннан тыш, Россиянең күрше регионнары нефть компанияләре белән дә хезмәттәшлек итә.
Механика һәм бораулау җиһазлары цехларына да кереп, Рөстәм Миңнеханов производство технологияләре, эш шартлары, эшчеләрнең хезмәт хакы, шулай ук торак мәсьәләләренең хәл ителү юллары белән кызыксынып, предприятиенең эшчәнлеге белән канәгать булуын белдерде һәм:
-Халыкка менә шундый эш урыннары булдыру - яхшы күренеш. Кешеләр эшләсен һәм киләчәккә ышаныч белән яшәсен иде,- диде.
Чираттагы объект - Лениногорск хастаханәсенең кабул итү бүлмәсе һәм табиблар өчен реконструкцияләнгән 3 катлы йорт иде.
Кабул итү бүлмәсе яңа аппаратлар белән җиһазландырылып, ремонтланып күптән түгел ишекләрен ачты. Аннан ерак түгел Суворов урамында 1972 елда төзелгән инфекция хастаханәсе бинасы табиблар өчен фатир итеп реконструкцияләнде. Аны төзекләндерүгә җирле хакимият тарафыннан 24 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән иде. Максат - төбәгебезгә югары квалификацияле белгечләрне тарту иде. "Универсалстрой" җәмгыяте тарафыннан элеккеге хастаханә тиз арада торак йорт итеп үзгәртелде. Ул 24 фатирлы. Шуның яртысын ике бүлмәле һәм калганнарын бер һәм өч бүлмәле фатир алып тора. Россиянең төрле төбәкләреннән 18 табиб килеп урнашырга өлгергән инде. Болай булса, тәҗрибәле табибларга кытлык проблемасына нокта куелыр, дигән өмет бар. Медицина белгечләре, үз чиратында, хастаханәдә 10 ел эшләргә тиеш.
- Без Дагыстаннан күчеп килдек. Тормыш иптәшем Тимур күз-колак-борын табибы. Татарстанга эшкә теләп килде. Шуңа өстәп ике бүлмәле фатир бирелүенә чиксез сөендек. Шәһәрегез бик матур, кешеләр ачык. Өй күңелгә ятты, иң мөһиме - җылы. Кызыбыз да фатирны ошатты, - ди Айкөн.
Яңа өйгә күчүгә үк кирәк-яракларны, мебельне алырга өлгергән алар. Айкөн үзе тарих укытучысы, ләкин әлегә бала белән ялда. Алга таба баланы бакчага урнаштыруда һәм үзенә эш табуда проблема булмаячак, дип вәгъдә иткән хастаханә җитәкчелеге.
Рөстәм Миңнеханов, республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов белән берлектә, күченергә өлгергән белгечләрнең фатирларын карады. Яңа гына күчкән Хәмитовлар гаиләсенә изге теләкләрен җиткереп, кер юу машинасы бүләк итте. Канәгать йөзләрне күреп, барысына да табиб хезмәтендә уңышлар теләде.
Сәгать 10да шәһәр һәм район Советының киңәйтелгән утырышы башланды. Көн тәртибенә "Лениногорск муниципаль районының 2011 елгы социаль-икътисади эшчәнлеге һәм 2012 елга бурычлары" мәсьәләсе куелган иде. Муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, эшчәнлекнең төп юнәлешенең берсе - халык белән эшләү. Моның өчен муниципаль берәмлек сайтында "кайнар элемтә" телефоннары урнаштырылган, интернет-кабул итү системасыннан файдаланып та, халык җитәкчеләргә мөрәҗәгать итә ала.
Шәһәр һәм районда уздырылучы халык җыеннарының проблемаларны хәл итүдә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. 2011 елда район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчеләре адресына 2 меңнән артык язма мөрәҗәгать килеп, 587 кеше шәхси кабул ителгән. Күпчелекне торак, җирдән файдалану һәм социаль мәсьәләләр борчый.
Районның 2011 елгы үсешен тасвирлаучы саннардан күренгәнчә, промышленность җитештерүенең күләме 13 млрд сум булып, тулаем төбәк продуктының күләме 34 млрд сум тәшкил иткән.
-Икътисади үсешкә кече эшмәкәрлек шактый өлеш кертә,- дип билгеләп үтте докладчы. - Бүген районда 500 кече предприятие һәм 2 мең эшмәкәр бар. Ел башыннан алып, үзмәшгульлек программасы буенча 130 кеше шәхси эш башлап җибәргән. Кече эшмәкәрлекнең тулаем төбәк продукциясенә керткән өлеше 12 проценттан артыграк.
-Билгеле, без хәзергә әлеге өлкә буенча республика күрсәткеченнән калышабыз. Ләкин эшмәкәрлекнең дәрәҗәсе күтәрелү һәм дәүләт тарафыннан игътибарның артуы уңай нәтиҗәләр бирер, дип өметләнәбез,- диде. Акрынлап булса да кече предприятиеләрдә эш хакы арта, алар муниципаль заказ формалаштыруда катнаша.
Шәһәр һәм районның социаль үсеш бурычларын хәл итүдә бюджет мөһим роль уйный. 2011 елда җирле казнага 554 млн сумлык салым средстволары кереп, еллык план 123 процентка үтәлгән. Бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәренең гомуми күләмендә физик затларның кеременә булган салым (НДФЛ) 68 процентны алып тора. Аның үсеше муниципаль район буенча хезмәткә түләү фондының артуы белән аңлатыла. Монда "Лениногорск тимер-бетон эшләнмәләр заводы", "Лениногорскнефтестрой", "Бурение", "Контакт-С" җәмгыяте, "Ромашкин район нефтьүткәргечләр идарәсе" һәм башка кайбер предприятиеләрнең өлеше зур.
-2011 ел агропромышленность өчен уңышлы булды,-диде район башлыгы. Район авыл хуҗалыгы предприятиеләренә булышлык итү өчен бюджетның төрле дәрәҗәләреннән 239 миллионнан артык субсидия бүлеп бирелгән. Авыл хуҗалыгы продукциясен реализацияләүдән 869 миллион сумлык керем (шәхси хуҗалыклардан башка) алынган. Район буенча ашлык җыю 94 мең тонна тәшкил иткән, гектарыннан 27 центнер уңыш алынган. Беренче тапкыр шикәр чөгендере игелгән, 5 мең тонна бәрәңге җыеп алынган.
Районда мөгезле эре терлек санын саклап калуга ирешелгән, 4 мең баш бозау алынган. Ит җитештерүдә дуңгыз фермаларының өлеше зур, мәсәлән, "Ялтау" агрофирмасы" үткән ел 4 мең тоннадан артык ит җитештергән.
2006 - 2011 елда шәхси хуҗалыклар тарафыннан 142 миллион сумлык кредит алынган. Алар 2 мең баш терлек, 600 берәмлек техника алган, терлекчелек корылмалары төзелгән.
2012 елга да бурычлар билгеләнде, ул шәхси хуҗалыклар үсешен, гаилә фермалары оештыруны дәвам итү һәм башкалардан гыйбарәт.
Президент Рөстәм Миңнеханов бу турыда:
-Сездә җирләр бик тә уңдырышлы, аннан дөрес файдалана белергә кирәк. Эре инвесторлар юк икән, эшнең башка формаларын эзләргә: фермерлыкны үстерүме, шәхси хуҗалыкны, гаилә фермасымы - ярдәм иткән очракта кайсысы да яхшы булачак,- диде.
Лениногорскиның һәм, гомумән, республиканың социаль-икътисади үсешендә "Татнефть" җәмгыятенең өлешен ассызыклады. Компания бүгенге көндә 20 район территориясендә эш алып бара. Аларның һәрберсендә уңай үзгәрешләр күзәтелә: юл, суүткәргеч, спорт корылмалары төзелә.
Республика башлыгы: "Безнең яхшы тормышыбыз - икътисадның нәтиҗәлелегенә бәйле",- диде һәм Татарстанның социаль-икътисади үсешенә тукталды. 2011 елда тулаем төбәк продукциясенең күләме 1 триллионнан артып киткән. Киләчәктә аны ике тапкырга арттыру бурычы куелган. Үткән ел тормышка ашырылган мөһим проектлардан, "ТАНЕКО" һәм "Аммоний" заводын атады.
Рөстәм Миңнеханов Россия Президентын сайлау мәсьәләсенә дә тукталды. Барлык якны да уйлап, лаеклы кандидатны сайларга кирәк, диде. Татарстандагы уңай үзгәрешләрнең Россия Президенты һәм Хөкүмәтенең булышлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булуын билгеләп үтте. Киләчәккә ил башлыгы булып көчле лидер торырга тиешлегенә игътибарны юнәлтте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: