Заман сулышы

Эшлиселәр шактый әле

Районыбыз авылларында ике атна буе дәвам иткән халык җыенына Кирлегәчтә нокта куелды. Ул район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашында үтте. - Авылда барлыгы 243 хуҗалык (шуның 19ы Алтай поселогында), анда 516 кеше яши - дип башлап җибәрде җыенны авыл җирлеге башлыгы Халисә Фазылова. Теләсә кайсы авылның киләчәген яшь буыннан чыгып билгелиләр....

Районыбыз авылларында ике атна буе дәвам иткән халык җыенына Кирлегәчтә нокта куелды. Ул район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашында үтте.


- Авылда барлыгы 243 хуҗалык (шуның 19ы Алтай поселогында), анда 516 кеше яши - дип башлап җибәрде җыенны авыл җирлеге башлыгы Халисә Фазылова.
Теләсә кайсы авылның киләчәген яшь буыннан чыгып билгелиләр. Кирлегәчкә килсәк, биредә тугызьеллык мәктәп эшли, анда 54 укучы белем ала. Мәктәпне тәмамлаучылар укуны колледж-техникумнарда дәвам итә. Башкалар укытырга белгечләр җитми дип зарланганда, Кирлегәч мәктәбе кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән, дистәгә якын яшь белгеч бар. Арада чит тел укытучы яшь мөгаллим булуы да авыл өчен зур шатлык. Укучылар да актив: төрле ярыш-бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый.
Бакыйлыкка күчүчеләр санының туучыларны узып китүе, үсеш түгел, әлбәттә. Мәсәлән, узган ел 15 кеше вафат булган, бишесе читтән кайтарып күмелгән. Туучылар саны - бишәү. Әмма, авылда яшьләр барлыгын исәпкә алсаң, киләчәккә өмет бар. Биредә мәктәпкәчә балалар саны - 27әү. Балалар бакчасына 13 бала йөри. Өстәвенә, яшьләргә ярдәм программасы нигезендә, 4 гаилә авылда йорт өлгертә. Күп балалы гаиләләргә җир бирелгән. Зур Мәдәният йорты, почтасы, ике кибете булган бу авыл сүнәргә җыенмый әле.
Халисә Фазылова чыгышыннан күренгәнчә, авылның төп күрсәткече - ул, әлбәттә, авыл хуҗалыгы. Биредәге шәхси хуҗалыкларда барлыгы 139 мөгезле эре терлек бар: 79 сыер, 8 тана, 52 бозау. Моннан тыш, 8 ат, 243 баш сарык, 19 кәҗә, 607ләп кош-корт, 240 баш умарта тоталар. Сигез гаилә шәхси хуҗалык тота. Аларга дәүләт тарафыннан миллион сумнан артык ярдәм күрсәтелгән. Ул хуҗалыкларны төзекләндерү, техника алу кебек эшләргә тотылган. Бүгенге көндә биредә Хәйбриевлар гаилә фермасын җәелдерә. Зөлфия Хәйбриева әйтүенчә, алар бу эшкә 2010 елда алынган. Узган ел алган субсидия ярдәмендә эшне 30 процентка башкарган. Бүгенге көндә гаилә фермасы мөгезле эре терлек санын 23кә җиткергән. Алардан тыш, авылда Мокыймовлар крестьян-фермерлык хуҗалыгы да уңышлы эшләп килә.
Авыл эчендәге юлсызлыктан иза чигүче Кирлегәч халкы күктән төшкәнне көтеп ятмаган, "Карьер" идарәсе ярдәме белән урамнарның бер өлешенә (башлыча, янгын гидранты һәм мәктәп котельные тирәсенә) вак таш җәйгәннәр. Юлларны тигезләүдә һәм чистартуда алар "Татойлгаз" җәмгыятенә рәхмәтле. Узган ел башкарылган эшләрдән иң зурысы - үзәк урамның яртысына асфальт җәелү. Моннан тыш, 2012 елда Мәдәният йорты тирәсе тәртипкә китерелгән, агачлар утыртылган. Бу эшне авыл халкы быел да дәвам итәргә планлаштыра. Хәер, халык тарафыннан күтәрелгән проблемалар да җитәрлек. Шуларның иң мөһиме - су мәсьәләсе. Биредәге су линияләре совет заманыннан калган, шактый таушалган. Шуңа җәй җитте исә, урамы-урамы белән суга тилмерәләр. Бу системаны җайга салу өчен, аларга "КомВодСтройСервис" җәмгыятенә күчәргә тәкъдим иткәннәр. Әмма авыл халкы суга түләргә аяк терәп каршы тора. Бу аңлашыла да, шәһәрдә кеше суны башлыча, аш-суга һәм юынуга гына тотса, авылда ул йорт тирәсенә, бакчага, малларга һәм башкасына тотыла. Шуңа халык: "Каян акча алып түләрмен, ничек түләрмен? Терлекләрне бетерергә туры килмәсме?" дип борчыла. Авыл җирлеге башлыгы да аптыраган. Чөнки ул авылдашларын да аңлый, әмма суүткәргечләр дә шактый иске.
"КомВодСтройСервис" белән килешү төземәсәләр, су линияләренә кем ремонт ясый? Шул уңайдан җыенда әлеге предприятиенең директор вазифаларын башкаручы Ринат Камалтдиновка сораулар шактый булды.
Җыенга килгән өлкән яшьтәге абый-апаларны фельдшер-акушерлык пункты мәсьәләсе борчый. Чөнки Мәдәният йортында урнашкан ФАП яңартуга мохтаҗ. Җитмәсә, бинаның эче суык. Район башлыгы бу сорауны киләчәктә карарбыз, дип ышандырды.
Сорау бирүчеләр арасында юл кырыена пакет-капчыкларда чүп-чар ташлап калдыручылардан зарланучылар булды. Берәр чара күреп булмасмы, диеште халык. Фермерларга һәм мал тотучыларга килгәндә, алар сөтне 8 сумнан җыюга ризасызлык белдерде. Әлбәттә, мал тотып көн күргән гади халыкның хәлен аңларга була. Бигрәк юк бәя. 10 сумнан булса да, риза булыр идек, ди Зөлфия Хәйбриева. Кустаров урамында куелган трансформатор подстанциясенә бәйле сорау да каралды бу очрашуда. Җилле көннәрдә ут сүнә икән. Район электр челтәрләре начальнигы Рамил Гарипов моны якын арада хәл итәргә вәгъдә итте.
-Бер нәрсә дә бер көндә эшләнми. Сезнең ярдәм һәм тырышлык белән тора-бара барысын да хәл итәргә тырышырбыз, - диде Рәгать Галиәгъзамович.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: ќыен
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: