Заман сулышы

Халык җыелган җирдә

Район һәм шәһәрдә халык җыеннарына старт бирелде. Гыйнвар ахырына кадәр муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов, барлык хезмәт җитәкчеләре белән бергәләп, күп кенә авыл җирлекләрендә, шәһәрдәге микрорайоннарда булыр дип планлаштырыла. Беренчеләрдән булып ул, 7 нче мәктәп микрорайонында яшәүчеләр белән очрашты. Мәктәпнең актлар залы халык белән тулы иде. Рәгать Галиәгъзамович 2012 елда...

Район һәм шәһәрдә халык җыеннарына старт бирелде. Гыйнвар ахырына кадәр муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов, барлык хезмәт җитәкчеләре белән бергәләп, күп кенә авыл җирлекләрендә, шәһәрдәге микрорайоннарда булыр дип планлаштырыла.


Беренчеләрдән булып ул, 7 нче мәктәп микрорайонында яшәүчеләр белән очрашты. Мәктәпнең актлар залы халык белән тулы иде. Рәгать Галиәгъзамович 2012 елда шәһәр һәм районда башкарылган эшләр, уңышлар, быел планлаштырылганнар турында сөйләде. Мәсәлән, былтыр 20 йорт капиталь ремонтланган булса, быел әлеге программа 17 йортка кагылачак. Болар: Гагарин урамы 50, 8, Горький урамы 56 нчы йорт, Грибоедов урамы 15, Кошевой урамы 18, 25, Кутузов урамы 26, Ленинградская 39, 71, Лермонтов урамы 36, Тукай урамы 24 нче йорт, Чайковский 21, Шашин урамы 23, 46 йорт, Җиңүнең 50 еллыгы 20, Подлесныйдагы Гагарин 1 һәм Шөгердәге Зубай урамы 12 нче йортлар. Очрашуга килүчеләр ул көнне салкын булу сәбәпле, өсләрен салмый утырырга мәҗбүр булган 7 нче мәктәпне дә үзгәрешләр көтә. Мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы буенча, тәрәзәләр, эчке ишекләр алыштырылып, мәктәпнең санитар узеллары, фасады ремонтланыр дип көтелә. Әлеге төр үзгәрешләр тагын биш: 5 нче, 8 нче, 10 нчы мәктәпне, Тимәш һәм Иске Писмән мәктәбен дә көтә. Халык чыгыш ясаучыларны сабыр гына тыңлап бетереп, сорауларын яудыра башлады. Алардан әлеге микрорайон халкының иң авырткан җире нәрсә булуын бик яхшы чамаларга була иде: ул - ОДН, ишегалларын кардан чистарту, подъездларны җыештыру кебек коммуналь проблемалар. Шуңа "Жилищный сервис" идарәче компаниясе директоры Н.Баштанов микрофонны кулыннан ычкындырмады. Югыйсә, ул көнне халыкка хезмәт күрсәтүче барлык оешма һәм предприятие җитәкчеләре үзләренә сорау бирүләрен көтеп утырды. Тик ТКХ проблемасы транспортка бәйлесен дә, җир рәсмиләштерү, хастаханәләр эшчәнлеге кебек мөһим мәсьәләләрне дә басып китте. Мәсәлән, Ленинградская, 27 нче йорт ишегалдында кар чистартылмавыннан зарландылар. Бу хәлне административ комиссиядә хәл итәргә, шунда урнашкан кибетләрне дә тартырга, диелде. Берәү идарәче компаниягә счетчикларны ешрак тикшереп йөрегез, дип белдерде. Аны закон буенча кварталга бер генә тикшерергә тиешләр икән. Минем янда утырган бер пенсионер ханым күрсәткечләрне алып йөрүче кызларның, ишектәге кыңгырауга басып, бик тиз китеп баруларын әйтте. Ишекне көчкә барып ачып өлгергән. Әгәр өлгермәсә, су өчен норматив буенча түләтергә язып куячаклар икән. Тикшерүчеләрнең кем булулары турында документлары булмавын да әйтеп китте. Моны хәл итәргә сүз бирделәр. Димәк, киләсе айда ниндидер үзгә киемле яисә исем-фамилияләре язылган ярлык тагылган кызлар ишегегезне шакыса, яисә таныклыкларын карарга тәкъдим итсә - аптырап калмагыз, алар идарәче компаниядән булыр.
Николай Наумович ОДНга кагылышлы бер мисал китерде. Гагарин урамындагы бер йортта берничә кеше счетчикларны тикшерүне үз өсләренә алган. Җентекләп санап, артык 1 куб суның да кайдан агуын табып, үткән айда ОДНнарын нольгә төшергәннәр. Шул ук вакытта пропискада кеше булмыйча, яисә аз кеше яшәп тә, бик күп күләмдә су агызучылар бар икән. Прописка дигәннән, шәһәр мэры әлеге микрорайон участок инспекторы Александр Головачка аны төп бурычларының берсе итеп куйды. Ягъни, коммуналь хезмәтләр белән бергәләп, авыр шартта яшәүче гаиләләрне, буш фатирларны тикшереп чыгып тәртип урнаштырырга кирәк, диде. Бер уңайдан, наркопритоннарны, коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләрне дә ачыклау кирәк. Участок инспекторы үз территориясендә яшәүче 11 меңнән артык кешенең шактые белән яхшы таныш, аны да беләләр, әнә залдагылар да яхшы эшли, дип торалар. Ул бик проблемалы бер гаилә барлыгын әйтеп үтте. "Алар пещерада кебек яши", - ди. Ул ничек буладыр, тасвирлап тормады, әмма ватык, иске плитәдә ашарга әзерләп янгын чыгара язганнар. Рәгать Галиәгъзамович барлык структураларга да бу эшкә кушылырга, гаиләне тикшереп, авыру кешеләр икән - дәвалап, чарасын күрергә кушты.

Теги: Очрашу
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: