Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Бүген юеш кар һәм яңгыр явачак

15 гыйнварда, Татарстанда һәм аның башкаласында болытлы һава торышы саклана, юеш кар явуы көтелә, синоптикларның алдагы көнгә фаразы шундый. Киләсе төндә Казанда 1-3 градус суык булачак. Көндез һава температурасы +1 белән -1 градус арасында тирбәлә. Төнге һәм көндезге сәгатьләрдә шәһәрдә юеш кар һәм яңгыр явачак. Татарстанның күпчелек районнарында бераз кар,...

15 гыйнварда, Татарстанда һәм аның башкаласында болытлы һава торышы саклана, юеш кар явуы көтелә, синоптикларның алдагы көнгә фаразы шундый.


Киләсе төндә Казанда 1-3 градус суык булачак. Көндез һава температурасы +1 белән -1 градус арасында тирбәлә. Төнге һәм көндезге сәгатьләрдә шәһәрдә юеш кар һәм яңгыр явачак.

Татарстанның күпчелек районнарында бераз кар, юеш кар явачак, җилнең тизлеге артык югары түгел. Юлларда бозлавык. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә 5 градуска кадәр суыта. Көндез максималь һава температурасы 2 градус җылыдан 3 градуска кадәр салкын булачак.

Җомга көнне, 16-нчы гыйнварда, Татарстанда болытлы һава торышы саклана, вакыты белән кар явачак. Төнлә минималь һава температурасы һәм көндез максималь һава температурасы 2-7 градус суык булачак. Юлларда бозлавык саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев