Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

"Китап" радиосы Лениногорскида бәйрәм концерты оештырды (+фотолар)

Лениногорскиның "Юбилейный" паркында "Китап" радиосы бәйрәм концерты куйды.

Бәйрәмне Лениногорск шәһәренең үзешчән артистлары башлап жибэрде. 

Аларнын чыгышыннан соң Казан шәһәренең артистлары - Айгөл Рахимова, Гөлнар һәм Илсур Шәрипжановлар, Ильяс Шарипов, Сәйлән кебек талантлы жырчылар чыгыш ясады. 

Ильяс Шарипов бик матур һәм моңлы итеп баянда татар халык көйләрен уйнады. 

Айгөл Рахимова, Гөлназ һәм Илсур Шәрипжановлар үзләренең репертуарыннан булган берничә жырны башкарып халык күңеленә хуш килде. 

Сәйлән үзе язган шигырьләрен укып китте. 

Бәйрәмгә шактый гына халык жыелган иде, барысы да баянда уйнаган көйләргә тыпырдатып биеде, рәхәтләнеп кушылып жырлады.

"Китап" радиосы киләчәктә дә безнең шәһәр халкын тагын шулай килеп биетер, жырлатыр дигән теләктә калабыз.

Рамия Гарифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X