Заман сулышы

Көн темасына яңа шигырь

Февраль коя күз яшен Тәүге яңгыры аша Февраль коя күз яшен. Кыш та бетеп җитмәгән- Ни әйтергә белмәссең. Яз килгәнен көтмәгән- Ни әйтәсең елакка?!? Хәерлегә булсын дип Күңел кышны озата. Тәмам мәлҗерәп төшкән- Нәрсә булган февральгә? Күрүләр сирәк була Аны шул мондый хәлдә. Соңгы көннәрең кышым. Быел никтер үзгә син....

Февраль коя күз яшен
Тәүге яңгыры аша
Февраль коя күз яшен.
Кыш та бетеп җитмәгән-
Ни әйтергә белмәссең.
Яз килгәнен көтмәгән-
Ни әйтәсең елакка?!?
Хәерлегә булсын дип
Күңел кышны озата.
Тәмам мәлҗерәп төшкән-
Нәрсә булган февральгә?
Күрүләр сирәк була
Аны шул мондый хәлдә.
Соңгы көннәрең кышым.
Быел никтер үзгә син.
Тәүге тамчылар аша
Февраль коя күз яшен.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: