Заман сулышы

Коммунальчылар чаң суга

Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә коммуналь хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды. Анда күтәрелгән төп мәсьәлә - торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычны кайтару иде. Ә аның суммасы шактый. Бүгенге көндә лениногорскилыларның коммунальчыларга 80 миллионга якын бурычы бар. Явыз ният белән түләмәүчеләрнең 6 процентын пенсионерлар, 19 процентын аз керемле, 32 процентын...

Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә коммуналь хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды. Анда күтәрелгән төп мәсьәлә - торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычны кайтару иде.


Ә аның суммасы шактый. Бүгенге көндә лениногорскилыларның коммунальчыларга 80 миллионга якын бурычы бар. Явыз ният белән түләмәүчеләрнең 6 процентын пенсионерлар, 19 процентын аз керемле, 32 процентын тәртипсез тормыш алып баручы гаиләләр тәшкил итә. Бурычларның иң күбе - 43 процент - яхшы тормышлы, эшләре булган торак хуҗаларында. Шунысы аеруча ачуны кабарта. Димәк, иң төгәле пенсионерлар. Ләкин якын арада алар да бурычлылар рәтен тулыландырырга мөмкин. Чөнки тиздән су өчен гомуми йорт ихтыяҗы (ОДН) торакның мәйданына карап исәпләнә башлаячак. Моңа кадәр ул пропискада ничә кеше булуыннан чыгып исәпләнгән.
Бүгенге көндә суисәпләгечләр куелмаган фатирлар бик сирәктер. Шул исәптән һәр йортның подвалында да гомуми суисәпләгечләр урнаштырылган. Әмма фатирлардан бирелгән белән подвалдагы гомуми счетчиктан алган саннар гына чагышмый. Кайбер йортларда бу аерма өч, хәтта җиде тапкырга җитә икән. Димәк, кемдер су урлый, ә күршесе түләргә мәҗбүр.
"Жилищный сервис" идарә итү компаниясе директоры Николай Баштанов: "Халыклар дуслыгы урамындагы 8 фатирлы йортта аерма һәр ай саен диярлек өч тапкырга җитә. Бөтенесе бер-берсен белә, бу йортта күптән яшиләр. Әмма су шулкадәр күп югала. Нишләргә дә белгән юк",-дип борчылуын белдерде.
Лениногорскилылар шулкадәр азган ки, хәтта коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары 270 меңгә кадәр җиткән торак хуҗалары да бар икән. Җитмәсә, шул бурычлы фатирны сатып җибәрергә дә тартынмыйлар, ди. Яңа хуҗа минеке түгел дип түләми, бурыч "күктә эленеп" кала. Алга таба әлеге алымны куллана алмаслар, мөгаен. Рәгать Галиәгъзамович катгый рәвештә: "Бер генә фатир, йорт та торак-коммуналь хуҗалыгы идарә итү компанияләре белешмәсеннән башка сатылырга, - алыштырылырга, бүләк ителергә тиеш түгел", диде. Шәһәр мэрының: "Бурычлыларның исемлеген төзеп, аны дәүләт реестрына кертергә кирәк, барлык күчемсез милекне сату-алу эшләре белән шөгыльләнүче хезмәтләр, агентлыклар шушы исемлеккә таянып эш итсеннәр", - дигән тәкъдиме бердәм хупланды.
Коммуналь хезмәтләрдән файдаланып, түләмичә рәхәт яшәүчеләрне административ комиссияләргә чакыру берникадәр ярдәм иткән. Әмма бик аз.
Бурычларны кайтару буенча судка гариза бирүләр дә нәтиҗәсен күрсәтмәгән. "Суд приставлары эшләп бетерми, бугай. Күпчелек очракта "Милекләре булмаганга бернәрсә дә ала алмыйбыз", дигән җавап язу белән чикләнәләр", - дип ризасызлык белдерүчеләр дә булды залдан.
Коммунальчылар чаң суга. "Без мондый бурычларны күтәрә алмаячакбыз, банкротлыкка чыгу куркынычы да янарга мөмкин", - диләр. Алайга калса, безне кем җылылык, су, электр энергиясе белән тәэмин итәр, подъезд, ишегалларыбызны тәртиптә тотар? Шуңа да бүгенгене иртәгәчә калдырмыйча, җиң сызганып эшкә керешергә кирәк, диелде. "Шәһәр - бурычлардан азат" дигән проект булдырып, аның кысаларында торак-коммуналь хезмәте күрсәтү, хокук саклау, салым, опека һәм башка орган вәкилләре белән берләшеп, бурычлы фатирларга рейдка чыгарга җыеналар. "Туры килә торган башка торак мәйданы табып, вакытында түләп бармаучыларны фатирларыннан чыгарырга", дигән бер фикергә килде киңәшмәдә катнашучылар. Бу бик катгый чара. Әмма башка юл калмаган. Бәлки, шуннан соң кайберәүләр кулланган хезмәтләр өчен түләргә кирәклеген исләренә төшерер.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: