Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Корбаннарыбыз кабул булсын!

Барлык мөселман халкы өчен - иң изге төннәр Рамазан аеның соңгы ун төне булса, иң изге көннәр - Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне. Шуның унынчы көне Корбан гаете белән тәмамлана. Быел да Корбан гаете вәгазен тыңларга барча мөселман халкы мәчеткә юнәлде. Шәһәребездәге "Ихлас" мәчетендә яшьләрнең аеруча күп булуы куандырды. Корбан...

Барлык мөселман халкы өчен - иң изге төннәр Рамазан аеның соңгы ун төне булса, иң изге көннәр - Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне. Шуның унынчы көне Корбан гаете белән тәмамлана. Быел да Корбан гаете вәгазен тыңларга барча мөселман халкы мәчеткә юнәлде. Шәһәребездәге "Ихлас" мәчетендә яшьләрнең аеруча күп булуы куандырды.


Корбан гаетен мөселман халкы гына бәйрәм итсә дә, бу көн үзенең тамырлары белән Ибраһим пәйгамбәргә барып тоташа һәм нәкъ шул чордан башланып китә.

Билгеле булганча, Ибраһим пәйгамбәр Аллаһының халиле, ягъни яраткан дусты була. Моның өчен ул Ходайга иман китереп кенә калмый, ә авыр сынауларны да үтәргә тиеш була. Аның берсе - пәйгамбәрнең баласы булмавы. Ул бу сынауга сабыр итә, Аллаһыдан ялварып бала сорый. Ниһаять, 86 яшендә Ибраһимга Аллаһы Тәгалә олуг сөенеч җибәрә: бала бүләк итә. 9 дистә елга якын көткән ата улын бик кадерли, улы да атасына зур терәк һәм ярдәмче була. Тик Ибраһимга иң авыр сынауларның берсе җибәрелә. Төшендә ул газиз улын корбан итүен күрә. Шул көннән башлап, мөселман халкы корбан чалу гыйбадәтен үтәп яши. Һәм ул нәкъ менә Корбан гаете көнне тормышка ашырыла.

"Ихлас" мәчетендә азан әйтелеп, намаз укылганнан соң, Булат хәзрәт тарафыннан Коръәннән сурәләр укылды, дога кылынды. Урамда, мәчет артында корбанга әзерләнгән сарыклар сабыр гына үз чиратын көтте.

Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов мәчеткә җыелган халыкны тәбрикләп, аларга исәнлек, муллык, тыныч тормыш теләде. "Ихлас" мәчете мөфтие Исмәгыйль хәзрәт Сингатулла Корбан гаете уңаеннан, мөфти Илдус хәзрәт Фәезнең котлавын җиткерде. Аннары тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде.

- Корбан гаете - мөселман халкы өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне гаилә әһелләре бер-берсенә бүләкләр бирер. Чалган корбаннарын күршеләренә, дусларына, туганнарына өләшер. Мөселманнар арасында бу көнне җылы туганлык хисе тагын да артыр. Һәр иманлы кеше тирә-юнендә булган кардәшләрен шатландырырга ашыгыр.

Бу бәйрәм һәммәбезгә дә шатлык китерсен. Бер-беребезгә карата игътибарлы булып яшәргә, иманнарыбызны куәтләргә, ике дөнья бәхетенә ирешергә, калган гомеребезне ислам динендә уздырырга Аллаһ Тәгалә насыйп итсен, - дип тәмамланды вәгазь.

Чалган корбаннарыбыз, кыла торган изге гамәлләребезне Аллаһ кабул итеп, барча кешегә дә бәхет, исәнлек, җан тынычлыгы бирсә иде. Күңелләрдә иман нуры сүнмәсен, бәйрәмнәр мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев